Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә терлекчеләре Пучыда семинар-киңәшмәдә катнаштылар

Бүген Актаныш районы Нурбаян исемендәге хуҗалык һәм Әнәк агрофирмасы базасында быелның 1 кварталы йомгаклары һәм терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Семинар эшендә Минзәлә, Тукай, Мөслим, Сарман, Әгерҗе, Зәй, Актаныш районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары,хуҗалыкларның зооветеринария белгечләре катнаштылар. Терлекчелек буенча 1 кварталда эш...

Бүген Актаныш районы Нурбаян исемендәге хуҗалык һәм Әнәк агрофирмасы базасында быелның 1 кварталы йомгаклары һәм терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Семинар эшендә Минзәлә, Тукай, Мөслим, Сарман, Әгерҗе, Зәй, Актаныш районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары,хуҗалыкларның зооветеринария белгечләре катнаштылар.

Терлекчелек буенча 1 кварталда эш йомгаклары һәм агымдагы ел ахырына кадәр куелган бурычлар белән Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Семинарның максаты- Татарстан Республикасы агропромышленность комплексы предприятиеләренә терлекчелек өчен сыйфатлы, көч өсти торган коры һәм сусыл азык хәзерләү буенча технологик процессларны оештыруда ярдәм итеп авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру, җитештерү темпларын, терлекләрнең баш санын саклап калуып һәм аларның үрчемен арттыру, җитештерелә торган терлекчелек продукциясенең сыйфатын арттыру.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше "Әнәк" агрофирмасының Түке авылы фермасында һәм җәйләвендә үтте. Катнашучыларны фермадагы катнаш азык әзерләү цехы, терлекләр лагеры, бозаулату бүлеге һәм профилакторий белән, азык җыйгыч техникасының торышы һәм яшел конвейерны оештыру эшләре белән таныштылар. Аннары семинарда катнашучылар Нур Баян исемендәге хуҗалыкның сөт җитештерү комплексын карадылар, биредә сыерларны "Карусель" белән савалар.

Семинарда Нәҗип Хаҗипов Минзәлә районы терлекчеләренең эшен тәнкыйт утына тотты. Аерым алганда ул Калинин хуҗалыгының узган елның шул чорына караганда 85 бозауга ким алынуын, сөт җитештерү буенча узган елның шул чорына караганда "Органик групп-Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгы-90, "Мензелинские зори" агрофирмасы Николаевка хуҗалыгы-82, Калинин хуҗалыгы 83 процент булуын азсызыклап үтте. Шулай ук бу хуҗалыкларда узган елның шул чорына караганда һәр сыердан сөт савып алу түбән икәнлеген дә билгеләп үтте. Районыбыз ит җитештерү буенча да аксый, 2016 елга карата 98 процент. Болай эшләргә ярамый һәм рентабельлектә түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"