Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә алты район агрономнары киңәшләште

31 март көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Фәрхад Зиннәтов рәислегендә районыбызның "Органик групп-Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгы Хуҗамәт ындыр табагында зона семинарының практик өлеше узды, ә теоритик өлеше Югары Тәкермән мәдәният йортында үтте. Семинарда Сарман, Тукай, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә районнары агрофирмалары,...

31 март көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Фәрхад Зиннәтов рәислегендә районыбызның "Органик групп-Чулман" агрофирмасы Куйбышев хуҗалыгы Хуҗамәт ындыр табагында зона семинарының практик өлеше узды, ә теоритик өлеше Югары Тәкермән мәдәният йортында үтте.

Семинарда Сарман, Тукай, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә районнары агрофирмалары, хуҗалыклары агрономнары, шул районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре агрономнары, "Сервис-Агро" ның генераль директоры урынбасары Рамис Шафиев, аның вәкилләре Марат Шәрәфетдинов, Илнур Миназов"Россельхозцентр" ФДМның ТР идарәсе һәм агрохимия хезмәтләре белгечләренең агрономнары һәм җитәкчеләре катнашты.

Чыгышларда орлыкларның төрләре, үсемлекләрне тукландыру буенча белешмәләр китерелде, уңышны югалтуга китерү сәбәпләре(мәсәлән, агротехник чаралар комплексын тиешенчә сакламау)турында сөйләнде.

Шулай ук чыгышларда орлыкларны агулау, язгы чорда көзге культураларны карау үзенчәлекләре, үсемлекләрне вегетация чорында макро һәм микроэлементлар кулланып тукландыру, "Сервис-Агро" компаниясе җитештергән препаратлар белән тәрбияләү, биопрепаратлар куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләделәр. Әфка Сарваров агрономнар белән аралашканда орлыкны инкрустацияләү, орлык агулау машинасының төзек булуы, саклау складларына салынган орлыкларның күпме күләмдә булуына һәм фитопатологик анализның булу-булмавына игътибар итәргә кирәк дигән күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"