Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә Җиңү бәйрәме ихлас һәм җылы үтте

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 72 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте. Һәркемнең игътибары күкрәк тулы орден-медальләрен тагып килгән олпат сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган сугышы, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә, кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбызда. Узган...

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 72 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте. Һәркемнең игътибары күкрәк тулы орден-медальләрен тагып килгән олпат сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган сугышы, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә, кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбызда. Узган гасырның рухи күәтен, тез чүкмәс холкын, ватанпәрвәрлеген гүя яшь буынга мирас итәр өчен шушы олы тантанага килгән алар.

Әлбәттә, ветераннарын көткән үзәк паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы сөрде. Ветераннарыбыз хәрби комиссариат янына җыелып автобусларга утырып, район җитәкчеләре, "Үлесез полк" акциясендә катнашучылар, флаг йөртүчеләр белән бер сафка басып, урамнар буйлап атлап, уку йортлары коллективларының "тере"коридорлар буйлап җәяү стадионга чаклы бардылар. Алар артыннан хезмәт коллективлары, уку йортларында укучылар стадионга килеп керделәр. Стадионга килеп кергән колоннаны халык кул чабып каршы алды.

Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек һәм имин тормыш теләде. Сугыш ветераннарына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы, Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз һәм бәяләп бетергесез казанышыбыз дип аерып билгеләде.

-Районыбызда 15 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуның 8 меңе кире туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Бу сугышта 4 Советлар Союзы герое һәм Дан орденнарының тулы кавалерының ике кешене биргән район ул. Аннары Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен минзәләлеләргә укып ирештерде, бәйрәмгә килгән халыкны Җиңү көне белән чын күңелдән котлады .Ике чыгыш ясаучы да үсеп килүче яшь буынны Советлар Союзы халкының каһарманлыгы, Ватанга тугрылыгы, авырлыклардан курка белмәве, рух күтәренкелеге, бердәмлеге, дуслыгы, Бөек җиңү кебек бәйрәмнәребезнең булуын ассызыклады.

Анннан соң театраль композиция башланды. "сугышка чаклы чорлар, чыгарылыш кичәсе, кинәт кенә бомбалар шартлавы, пулялар сызгыруы ишетелә башлады,Левитан тавышы яңгырады, Священная война җыры җырланды.Стадион өстеннән самолет берничә тапкыр очып китте. Бәйрәмгә килгән халык Ленинград блокадасының театральләштерелгән тамашасын бик яратып карады. Мәйданга 900 көн булган блокаданың сан белән яздылар.

Мәйданга бер-бер артлы сугыш күреншләрен тасвирлаган, күрсәткән автомашиналар кортежлары керде.

Кадет мәктәбе укучылары "Спецназ"сугышчылары, шәһәрнең өченче мәктәбе казаклар чыгышын күрсәттеләр. Минзәлә педагогия көллияте студентлары "Җиңү" дигән музыкаль композиция күрсәттеләр.

Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хәмәев мемориальгә чәчәкләр салды, алар артыннан хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр мемориальне тере чәчәкләргә күмделәр. Изге яуда һәлак булганнарның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды. Тантаналы митингтан соң халык солдат боткасыннан һәм "йөз граммнан"авыз итте.

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"