Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә милләтләр дуслыгы үрнәге (ФОТО)

Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге планы нигезендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, шәһәребезнең мәдәният сараенда "Туган телем - назлы гөлем" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды. Милли мәгариф буенча ресурслар үзәге буларак, бәйрәмне гимназия коллективы әзерләде һәм алып барды. Кичәдә шәһәр һәм авыл мәктәпләре бик актив катнашты....

Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге планы нигезендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, шәһәребезнең мәдәният сараенда "Туган телем - назлы гөлем" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә булып узды.

Милли мәгариф буенча ресурслар үзәге буларак, бәйрәмне гимназия коллективы әзерләде һәм алып барды. Кичәдә шәһәр һәм авыл мәктәпләре бик актив катнашты. Бигрәк тә Гимназия, 2 нче мәктәп, Татар Мөшегесе, Николаевка, Тауасты Байлар мәктәбеннән килгән укучыларны әйтеп китәргә кирәк. Шулай ук Матвеевка, Яңа Маҗын, Урыс, Аю мәктәбенең, 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучыларының, Калтактан килгән нәни артистларның чыгышы һәркемгә дә бик ошады. Тамашачылар татар, рус телле чыгышларны гына түгел, әрмән, таджик телендә яңгыраган шигырьләрне, удмурт, алман телендәге җырларны, мари, әзербайҗан, башкорт биюләрен бик яратып, җылы кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"