Мензеля
  • Рус Тат
  • Минзәләдә мөнәҗәтләр кичәсе узды

    Халкыбызның күңел җәүһәрләре, мирасы булган, динебезне һәм рухыбызны саклаучы мөнәҗәтләр кичәсендә районыбыз авылларыннан һәм шәһәрдән дистәдән артык ханым һәм туташ катнашты. Ул Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас инициативасы белән уздырылды. Кичәне әзерләүгә район мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе Роза Фәхретдинова зур өлеш керткән. Залның тулы булмавы күңелне бераз...

    Халкыбызның күңел җәүһәрләре, мирасы булган, динебезне һәм рухыбызны саклаучы мөнәҗәтләр кичәсендә районыбыз авылларыннан һәм шәһәрдән дистәдән артык ханым һәм туташ катнашты.

    Ул Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас инициативасы белән уздырылды. Кичәне әзерләүгә район мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе Роза Фәхретдинова зур өлеш керткән.

    Залның тулы булмавы күңелне бераз борчыса да, алга таба мөнәҗәтләр фестиваленең республика күләмендә узачагын ишеткәч, бу юнәлештә эшнең дәвам итәчәгенә сөенде тамашачы. Мөнәҗәт башкарган һәрбер кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: