Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә Сабантуй гөрләде

Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый.Бүген Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБ җитәкчесе, генерал, якташыбыз), Азат Хамаев (Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры), абыйлы-энеле Әхтәм һәм Фоат Яппаровлар,Эдуард Кузнецов, Равил Миңнехуҗин кебек башка...

Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый.Бүген Урман чишмәсе аланында Минзәлә район Сабантуе булып узды. Минзәлә район Сабантуена килүчеләр арасында Венер Сәлимгәрәев(элеккеге КГБ җитәкчесе, генерал, якташыбыз), Азат Хамаев (Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры), абыйлы-энеле Әхтәм һәм Фоат Яппаровлар,Эдуард Кузнецов, Равил Миңнехуҗин кебек башка дәрәҗәле кунаклар бар иде.

Фотоларны биредә карый аласыз

Иртәнге сәгать 10 тулу белән мәйданга Сабан туеның олы кунаклары-хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районыбызның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлекләре башлыклары фермерлар һәм башка тармакта эшләүче алдынгылар килеп керделәр.Сабантуйга килүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов тәбрикләде. Анда мондый юллар бар иде, Сезне иң халыкчан йолабыз-Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Сабантуй-милли рухиятебезнең затлы энҗесе. Киләчәктә дә Сабантуй ватандашларыбызның узара аңлашып яшәвен, мөһим шарт һәм дәлил булып калсын, бәйрәмнең игелекле атмосферасы яңа уңышларга рухландырсын, дип бәйрәмгә килүчеләрне чын күңелдән тәбрикләде. Аннары Азат Хамаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чын күңелдән бәйрәм белән котлады.Кунаклар башта авыл хуҗалында эшләгән һәм аларга хезмәт күрсәтүче хезмәтчәннәрне тәбрикләүдә катнаштылар. Быел кыр батыры булып Зиннур Гыйлфанов калды, ул район башлыгының Мактау кәгазенә, акчалата бүләгенә лаек булды һәм тәкә белән бүләкләнде.Алар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл мари, рус, татар, чуваш, керәшен йортларында булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар . Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын,уен-атракционнарны яратып карадылар. Ат ярышы дигәннән быел районыбыз Сабан туенда 26 ат катнашты.Сабантуйга килүчеләр татар-башкорт көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйда милли көрәштә яшьләр арасында Илдус Мияссаров(Кадрәк) кунаклар арасында Илнур Камалов, Ә Минзәлә районы буенча Ришат Гайнетдинов абсолют батыр булып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"