Мензеля
  • Рус Тат
  • Минзәләдә шахмат–шашка ярышлары узды

    С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат - шашка ярышларын үткәрде. Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү сәбәпле уеннар быел "Юбилейный" да булды. Җиңүчеләрнең исемнәре елдан - ел үзгәрми, диярлек: Хатын - кызлар арасында шахмат ярышлары буенча: I урында - Резеда Камалова...

    С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат - шашка ярышларын үткәрде. Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү сәбәпле уеннар быел "Юбилейный" да булды. Җиңүчеләрнең исемнәре елдан - ел үзгәрми, диярлек:

    Хатын - кызлар арасында шахмат ярышлары буенча:

    I урында - Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

    II урында - Диана Ткаченко сош №2

    III урында - Эльвира Ахметова сош №2

    Мәктәп яшендәге егетләр арасында:

    I урында - Михаил Токарев пед.көллияте

    II урында - Тимур Якушев пед. көллияте

    III урында - Антон Сухоруков сош №2

    Ир - атлар арасында:

    I урында - Мөхәммәт Мукминов

    II урында - Азат Шагалиев

    III урында - Рушан Җәләлов горгаздан призлы урынннар яуладылар.

    Нәтиҗәдә, шахмат буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокка хатын - кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Мөхәммәт Мукминовлар лаек булды.

    Шашка ярышларында җиңүчеләр:

    хатын - кызлар арасында:

    I урында - Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе

    II урында - Эльвира Ахметова сош №2

    III урында - Айгөл Карамова Тат. Мөшеге мәктәбе

    Мәктәп яшендәге егетләр арасында:

    I урында - Самат Камалов Тат.Мөшеге мәктәбе

    II урында - Рөстәм Рахманов сош №3

    III урында - Данил Тюрин Тупач мәктәбе

    Ир - атлар арасында:

    I урында - Әнвәр Камалов Тат.Мөшеге

    II урында - Фирдәвес Шәрипов "Олимп"

    III урында - Марсель Миннегәрәев

    Нәтиҗәдә, шашка буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокны хатын - кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Әнвәр Камаловлар алды.

    Шәһәребезнең №2,№3,№1 мәктәпләре укучылары, Тат.Мөшеге мәктәбе,педагогия көллияте студентлары үзләренең директоры Ренат Ибраһимов белән бергә, горгаздан, Филимоновка, Кадрәк авылларыннан, шәһәребезнең өлкән яшьтәге шахмат - шашка сөючеләре ярышларда катнашты.

    Уеннарның баш судьясы - Әнвәр Камаловка , "Юбилейный" оешмасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга,урынбасары Альберт Миннахметовка, өлкән администратор Елена Мещерякова зур рәхмәтебезне белдерәбез.Катнашучыларны киләсе елда, Сабир Өметбаевка 110 ел тулачак юбилей уеннарына көтеп калабыз.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: