Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә – театр фестивале

Бу көннәрдә шәһәребездә театр сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм - XVI "Идел-йорт" төбәкара үзешчән театр коллетивлары фестивале уза. 2-3 апрель көннәрендә тамашачы Сарман һәм Актаныш үзешчән театрлары чыгышын шыгрым тулы залларда карады. Бүген исә районыбызның Тауасты Байлар авылының "Нур" халык театры коллективы бөек классик Галиәскар Камалның "Бүләк өчен" әсәрен Минзәлә...

Бу көннәрдә шәһәребездә театр сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм - XVI "Идел-йорт" төбәкара үзешчән театр коллетивлары фестивале уза.

2-3 апрель көннәрендә тамашачы Сарман һәм Актаныш үзешчән театрлары чыгышын шыгрым тулы залларда карады. Бүген исә районыбызның Тауасты Байлар авылының "Нур" халык театры коллективы бөек классик Галиәскар Камалның "Бүләк өчен" әсәрен Минзәлә тамашачысына тәкъдим итте. 2011 елда оешкан, 2007 елдан бирле халык театры исемен йөртүче коллективны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөслимә Гайниева җитәкли. Коллективның чыгышлары елдан-ел яхшыра, шомара бара. Бу спектакльдә уйнаучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде:

"Дебют" номинациясендә - Мәрьям Гыймадиева

"Өмет" номинациясендә - Фәнил Шәйхетдинов

"Тугрылык" номинациясендә - Фирдәвис Гайфуллин

"Характерлы роль" номинациясендә - Ләүсирә Ханова

"Икенче пландагы хатын-кыз" номинациясендә - Гүзәл Шәйхетдинова бүләкләнделәр.

Кичен, 18 сәгатьтә, мөслимлеләр К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәрен куячак. Театр бинасын рәхим итегез, минзәләлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"