Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләдә ярминкә

Районыбызның үзәгендә үткәрелә торган ярминкәләр-авыл кешесенә шәхси хуҗалыгында җитештерелгән итен, сөтен, балын, бакчасында үстергән яшелчәсен сату, ә шәһәр халкына арзанрак бәягә сатып алу өчен менә дигән чара. Район башлыгы Айдар Салахов ноябрь бәйрәмнәре алдыннан авыл халкының күп итеп җитештергән продукцияләрен ярминкәдә сатуны оештыру инициативасы белән чыкты. Бу ярминкәдә дә сыер...

Районыбызның үзәгендә үткәрелә торган ярминкәләр-авыл кешесенә шәхси хуҗалыгында җитештерелгән итен, сөтен, балын, бакчасында үстергән яшелчәсен сату, ә шәһәр халкына арзанрак бәягә сатып алу өчен менә дигән чара.

Район башлыгы Айдар Салахов ноябрь бәйрәмнәре алдыннан авыл халкының күп итеп җитештергән продукцияләрен ярминкәдә сатуны оештыру инициативасы белән чыкты. Бу ярминкәдә дә сыер итен-270-280, дуңгыз итен-220,230, сарык итен-300 сумнан саттылар.

Ә иҗ очсыз ит белән "Органик Групп-Чулман" идарәче компаниясе сәүдә итте, бу агрофирма итнең килосын 250 сумнан гына сатты.

Гомумән бу ярминкәдән халык кышка шактый азык запасы, хайванына, кош-кортына ашлыгын, катнаш азыгын туплагандыр. Ярминкәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов карап йөрделәр, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"