Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләле Ринат Бәдретдинов Туган ягы Әгержедә концерт куйды

Минзәлә район Мәдәният сарае артистлары узган ялларда Әгерҗе районының Кадыбаш һәм Исәнбай авылларында бик матур концерт куйдылар. Исәнбайда туып-үскән Ринат Бәдретдинов һәм аның иҗатташ дуслары дәртле җырлары, искиткеч матур биюләре белән сокландырдылар. - Туган ягымда чыгыш ясау миңа икеләтә рәхәт. Бирегә кайткан саен балачак, күңелле маҗаралы вакыйгалар искә төшә, -...

Минзәлә район Мәдәният сарае артистлары узган ялларда Әгерҗе районының Кадыбаш һәм Исәнбай авылларында бик матур концерт куйдылар.
Исәнбайда туып-үскән Ринат Бәдретдинов һәм аның иҗатташ дуслары дәртле җырлары, искиткеч матур биюләре белән сокландырдылар.
- Туган ягымда чыгыш ясау миңа икеләтә рәхәт. Бирегә кайткан саен балачак, күңелле маҗаралы вакыйгалар искә төшә, - дип Ринат үзе белән бәйле кызыклы хәлләрне дә сөйләде.
Яшь артистлар ике сәгатькә якын тамашачыны рәхәтләнеп ял иттерде. Көз көне Ринат яңа программа белән янә туган ягында чыгыш ясарга вәгъдә бирде. Кадыбаш һәм Исәнбай авыл башлыклары Илфат Рамазанов, Фәнил Сираев ерак араларны якын итеп килгән артистларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга иҗат уңышлары теләделәр.

Чыганак:"Әгерҗе хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"