Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләлеләр кышны озатты

Бу ярминкәгә дә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, катнаш азык, бодай, арпа, солы, борчак, бал, суган, бәрәңге,кишер, бәрәңге һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район җитәкчеләре сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар,...

Бу ярминкәгә дә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар килгән иде. Ярминкәгә алар сыер, дуңгыз, сарык ите, катнаш азык, бодай, арпа, солы, борчак, бал, суган, бәрәңге,кишер, бәрәңге һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район җитәкчеләре сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.Район җитәкчесе Айдар Салаховның ярминкәдә ашаган малның ите тәмле икәне әллә каян күренеп тора дип ассызыклап үтте.

Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре 600-700 сум, казлар авырлыгына карап 1200-1400 сум тора иде. Минзәләдән Фирүс Магадиев бәйрәм хөрмәтенә төрле чәчәкләр ясап алып чыккан. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Урыс авыл җирлегеннән килгән Гүзәл Мәүлина һәм Гүзәл Закирова 20төрле продукция алып килгәннәр, аларның сатар продукцияләре бик күп, зәвык белән бизәгәннәр. Шулай ук Тәкермән, Аю авыл җирлекләренең дә продукцияләре бик күп, Вәсимә Әхмәтҗанова 10 түшкә куян ите алып килгән. Юшады авыл җирлегеннән хатын-кызлар 17 төрле дару үләннәре, "Тешин язык " дигән салатка чаклы алып килгәннәр. Ярминкәдә ит,сөт, йомырка кайнатма, салат бик күп иде, аны 260-280 сумга саттылар, кайсыбер кеше хәтта ботлап алды. Балык участогы 800 килограмм балык алып чыккан иде,аларның балыкларын да халык яратып алды

Фотогалерея - "Кыш озату" ярминкәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"