Иң лаеклы минзәләлеләр Казанга бәйрәмгә киттеләр
Язның иң гүзәл бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның иң булдыклы һәм иң тырыш хатын-кызлары бүген республиканың Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк тантанага киттеләр. Алар арасында Аида Биктимерова (Минзәлә муниципаль район Советының гомуми бүлек начальнигы), Флүсә Сәйфиева (Органик групп-Чулман" агрофирмасы Югары Тәкермән фермасының алдынгы бозау караучысы), Владимир Абдулгараев...
Язның иң гүзәл бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның иң булдыклы һәм иң тырыш хатын-кызлары бүген республиканың Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк тантанага киттеләр.
Алар арасында Аида Биктимерова (Минзәлә муниципаль район Советының гомуми бүлек начальнигы), Флүсә Сәйфиева (Органик групп-Чулман" агрофирмасы Югары Тәкермән фермасының алдынгы бозау караучысы), Владимир Абдулгараев (Алабуга шәһәрендә узган "Ел ир-аты", "Ел хатын-кызы" номинациясендә зон турниры җиңүчесе, Калтак авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе), Гөлсәрия Галиева (Тауасты Байлар гомумбелем бирү мәктәбенең укытуһәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) да бар. Бу уңган хатын-кызларны иртән иртүк район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев һәм район аппараты җитәкчесе Роза Сальдаева хәерле юл теләп, автобуска утыртып Казан шәһәренә озатып җибәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев