Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләлеләрнең җиңү белән кайтуын көтәбез

"Идел-йорт" фестиваленең зона туры инде дистә елга якын С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында дүрт күрше район - Мөслим, Сарман, Актаныш һәм Минзәлә районнарының халык театрлары катнашында уза. Әлеге фестиваль кысаларында Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры ел саен катнаша. Быел алар Наил Гаетбайның "Авылга кызлар...

"Идел-йорт" фестиваленең зона туры инде дистә елга якын С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында дүрт күрше район - Мөслим, Сарман, Актаныш һәм Минзәлә районнарының халык театрлары катнашында уза.

Әлеге фестиваль кысаларында Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры ел саен катнаша. Быел алар Наил Гаетбайның "Авылга кызлар килде, яки Моңнар кайтсын авылга" музыкаль комедиясен сәхнәгә куйдылар.

Театр җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева кадрлар (бу очракта артистлар) кытлыгыннан чыгу юлын тапкан. Спектакльдә катнашучы сигез геройның җидесе Минзәлә район мәдәният бүлеге һәм мәдәният сарае хезмәткәрләре иде.

.Җитәкче кешенең сәхнәгә чыгып үз осталыкларын күрсәтүләре, һәрнәрсәгә вакыт таба алулары сокландырды. Рәйлә ролендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимованың, Әмир ролендә район мәдәният сарае директоры Ринат Бәдретдиновларның уеннары һәркемне сокландырды.

Рифнур Кәбировның спектакль уйнарга алынуы, шәп итеп характер табып, Хәйбулла ролендә әсәрнең азагына кадәр үз линиясен саклап кала алуы могҗиза кебек.

Без бит аны җырчы буларак беләбез, ә аның ачылмаган киң мөмкинлекләре бар икән. Әхтәм ролендә Алмаз Хафизов сабыр холыклы, тыныч, һәр куелган бурычны гади генә оста башкаруы белән истә калды. Татар милли киемнәре - күлмәк, яулык, чигүле алъяпкычлар япкан Мәчтүрә апа - Фиразия Сафиуллина - нәзакәтле татар апасы.

Режиссерлары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева үз эшенең остасы, җитмәсә, артистлык осталыгын да күрсәтте.

Иртәгә, 10 ноябрьдә "Нур" театры коллективы Казан тамашачысын шаккаттырачак. Җиңеп кайтыгыз, яңа иҗат уңышлары сезгә!

Безнең белешмә. «Идел йорт» төбәккара театр коллективлары фестивале 2000 елдан башлап уздырыла. Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге һәм "Сәхнә" журналы гамәлгә куйды.

"Идел йорт" фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың укук йортларында белем алучы студенталар театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"