Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләнең “Нур” халык театры фестивальдән кайтты

"Идел-йорт" төбәкара театр коллективларының XVII фестиваленең финалында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева җитәкчелегендәге Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры Наил Гаетбайның "Авылга кызлар килде, яки Моңнар кайтсын авылга" музыкаль комедиясе белән Казан тамашачысын шаккаттырып кайтты. Спектакль жюри әгъзаларына да бик ошаган. "Идел-йорт" төбәкара фестивальнең финал турында 21 үзешчән театр...

"Идел-йорт" төбәкара театр коллективларының XVII фестиваленең финалында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева җитәкчелегендәге Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры Наил Гаетбайның "Авылга кызлар килде, яки Моңнар кайтсын авылга" музыкаль комедиясе белән Казан тамашачысын шаккаттырып кайтты. Спектакль жюри әгъзаларына да бик ошаган.

"Идел-йорт" төбәкара фестивальнең финал турында 21 үзешчән театр коллективы катнаша. Көнгә ике спектакль куела, фестиваль әле бу көннәрдә дә дәвам итә.

Фиразия Сафиуллина, район мәдәният сарае методисты:

-Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган ел саен уздырыла торган бу фестиваль-конкурста "Халык театры" исеменә лаек булган һәм бу исемгә өмет итүче театрлар чыгыш ясый. Моңа кадәр районда бердәнбер булган "Нур" халык театры янына яңасы - район Мәдәният сарае каршына оештырылган "Шатлык" театр коллективы да бу чыгыштан соң халык театры исеменә лаек булды.

Фестиваль нәтиҗәләре билгеле булгач, бер коллектив Гран-при алачак, өч призлы урын һәм төрле номинацияләрдә аерым актерлар (алай дияргә ярый ич!) да бүләкләнәчәк. Без дә ниндидер призлы урынга өметләнәбез, шул уй белән янабыз. Чыгышыбызны аягүрә басып алкышладылар, яныбызга килеп: "Сез профессиональ артистлар түгелме?" дип кызыксындылар. Быел сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкләгән жюрида Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белгече Эльмира Галимова бар. Фестивальнең кураторы - режиссер, драматург Гафур Каюмов иде. Тәнкыйтьсез спектакль булмый, әмма алар безнең чыгышка уңай бәя бирделәр.

Нәтиҗәләр Г.Камал театрында ясалачак, әлегә датасы билгеле түгел, әмма без минзәләлеләрнең чыгышына лаеклы бәя бирелер дип, өметләнеп торабыз.

Безнең белешмә. «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестивале 2000 елдан башлап уздырыла. Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертуарны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге һәм "Сәхнә" журналы гамәлгә куйды.

"Идел йорт" фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың уку йортларында белем алучы студентлар, театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"