Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәләнең “Сердәш” ансамбле – “Халкым чишмәсе” фестивалендә

"Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестивале дә ел саен үткәрелә торган, халык мәхәббәтен яулаган чара. Аны талантлы яшь буын алдан әзерләнеп көтеп ала. Районыбыз мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Сердәш" ансамбле кичә шушы фестивальдә җиңү яулап кайтты. Район мәдәният сарае каршында моннан дистә ел чамасы элек "Тылсым" вокаль ансамбле эшләде, күп...

"Халкым чишмәсе" төбәкара яшьләр фестивале дә ел саен үткәрелә торган, халык мәхәббәтен яулаган чара. Аны талантлы яшь буын алдан әзерләнеп көтеп ала. Районыбыз мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Сердәш" ансамбле кичә шушы фестивальдә җиңү яулап кайтты.

Район мәдәният сарае каршында моннан дистә ел чамасы элек "Тылсым" вокаль ансамбле эшләде, күп кенә конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, зур җиңүләр яулады. Шушы ансамбльдә Нәргизә Гыйльфанова, Айгөл Кәбирова да җырлады. Бүген состав бераз үзгәргән.

Ансамбльнең җитәкчесе Рузилә Акмалова безгә менә нәрсәләр сөйләде:

-Мин үземне белә башлаганнан бирле, җырлыйм. Туган шәһәрем Минзәләдә музыка мәктәбен тәмамладым, гел сәхнәдә булдым. Финансист белгечлеге буенча югары белем алсам да, сәхнә мине гел үзенә тартып торды. Февраль аенда район мәдәният сараена автоклуб мөдире вазифасына эшкә килдем.

Октябрь аенда Чаллыда "Халкым чишмәсе" татар милли иҗат фестиваленең сайлап алу турында катнашып, Гала-концертта катнашу бәхетенә ирештек һәм 1 нче урынны яуладык. Без анда "Вокал" номинациясендә "Халык җыры", "Эстрада җыры", "Ансамбль" юнәлешләрендә чыгыш ясадык. Бу юлы без эстрада җыры сайладык - Гүзәл Уразова репертуарыннан "Бие, әйдә, ике бас" җырын башкардык. "Алтын барс" премиясе лауреаты Ринас Әхмәтов кулыннан диплом алдык, сертификат белән бүләкләндек.

Ансамблебез дүрт кешедән тора: Нәргизә Гыйльфанова, Айгөл Кәбирова, Ләйсән Гильманова һәм мин. Әлбәттә, кайбер вакытта тулы составта чыгыш ясый алмыйбыз. Бу юлы да Нәргизә "Идел-йорт" фестивалендә катнашу сәбәпле, тулы составта була алмадык.

Әйтергә кирәк, кызлар сольный номерлар белән дә чыгыш ясый, гомумән, аларны универсаль дияргә дә була. Чөнки Ләйсән Гильманова - скрипкада, Нәргизә һәм Рузилә - баянда (Нәргизә синтезаторда да уйный) уйныйлар. Кайвакыт аларга гитара белән Рамил Рахманов та кушыла. Бик матур ансамбль килеп чыга.

Сердәшлеләрнең максатлары зурдан, алга таба халык җырларын попурри рәвешендә эшләп, үзләре инструменларда уйнап, җырлап тамашачы күңелен яуларга исәпләре. Уңышлар сезгә, "Сердәш" кызлары, эшләрегез дә, серләрегез дә уртак булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"