Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мәксүд ага Әтрәклене республикага танытты

Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлашу уңаеннан уздырыла торган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы үтте. Бәйрәм чарасында Әтрәкле авылы турында 7 минутлык видеофильм күрсәтелде. Әлеге фильмнең төп герое-районыбызның Әтрәкле авылында яшәүче хезмәт ветераны, гомере буе колхозда комбайнчы...

Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлашу уңаеннан уздырыла торган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы үтте.

Бәйрәм чарасында Әтрәкле авылы турында 7 минутлык видеофильм күрсәтелде. Әлеге фильмнең төп герое-районыбызның Әтрәкле авылында яшәүче хезмәт ветераны, гомере буе колхозда комбайнчы булып эшләгән Мәксүд Шигабиев. Фильмда аның бөтен гомере ашлык басуларында узуы, иртә таңнан чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә башы түшәккә тиюе турында уйланулар тасвирланды. Фильмда аның артыннан киткән уллары Ришат, Айрат, Илфат чагылыш таба. Мәксүдага оныкларының басуда иген исе белән тулган һаваны сулап үсүләренә сөенде.Аннан соң Мәксүд ага Шигабиев сәхнәгә оныгы белән үзе дә чыкты.

Бүләкләүләр өлешендә Рөстәм Миңнеханов районыбызның сыер саву буенча алдынгы терлекчесе, хезмәт алдынгысы "Мензелинские зори" агрофирмасы Николаевка хуҗалыгы хезмәтчәне Татьяна Красильникованы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медаль белән бүләкләде. Тантанада үсемлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән Минзәлә районы да мактап телгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"