Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мәктәп елларының кабатланмас бизәге

25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Бүген районыбыз мәктәпләренең гомумбелем бирү һәм урта мәктәпләрендә тантаналы чаралар үтте. Мәктәп елларының кабатланмас бизәге булган ак альяпкычлы кызлар, костюмнан киенгән егетләр өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларыфн башкаручы Васил Гыйлаҗетдинов, "Олимп" спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова укучыларны,...

25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Бүген районыбыз мәктәпләренең гомумбелем бирү һәм урта мәктәпләрендә тантаналы чаралар үтте. Мәктәп елларының кабатланмас бизәге булган ак альяпкычлы кызлар, костюмнан киенгән егетләр өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларыфн башкаручы Васил Гыйлаҗетдинов, "Олимп" спорт мәктәбе директоры Чулпан Харисова укучыларны, укытучыларны "соңгы кыңгырау" бәйрәме белән тәбрик иттеләр.

Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбен быел өч укучы тәмамлый. Мәктәп директоры Флүрә Гараева һәр укучы турында эчке җылылык белән сөйли:

-Алар өчәү генә булсаларда барысы да сәләтле, тырыш. Заман белән бергә атларга укучылардан үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем. Алар белән эшләве рәхәт һәм күңелле булды. Укучыларның укытучылары төрле булса да алар сикәлтәле юллар үтеп шактый гына уңышларга да ирештеләр.

Шул уңайдан без Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучыларыннан "соңгы кыңгырау"ның күпмегә төшүен сораштырдык.

Инсаф Шәрипов:

-Мина соңгы кыңгырауга әзерләнү өчен өр-яңа костюм алдылар, аның күпмегәш төшү белән кызыксынмадым. "Соңгы кыңгырау"ны истә калдырырлык итеп уздыру өчен акчаны кызганмыйбыз.

Алинә Ахметшина:

-Соңгы кыңгырауга ныклап әзерләндек, ак альяпкычлы күлмәк алдык, мәктәпкә истәлеккә әти-әниләребез махсус бүләк әзерләделәр. Ә инде тагы экзаменнарны уңышлы биргәч чыгарылыш кичәсенә кичке күлмәк тә аласы бар. Гомумән кызларга шактый суммага төшә инде.

Айнур Кәшбиев:

-Мәктәпне тәмамлау әти-әниемә шактый суммага төшә инде. Без аны истә калырык итеп уздырып җибәрергә тиешбез. Моның өчен безнең әти-әниләребез акча кызганмыйлар. Безнең чыгымнар 12 меңнән артып китте. Әлеге акчаларга укытучыларга чәчәкләр, шарлар, ленталар алдык.

Кыңгырау чыңы укчыларны самими балачактан ялкынлы яшьлеккә озатты. Тәкермән мәктәбе укучылары тантанадан соң, истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"