Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мәктәпкә килгән кунаклар балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләделәр

31 август көнне район башлыгы Айдар Салахов,"Сетевая компания" АҖ җитәкчесе Рәүзил Хаҗиев, оешма, предприятие җитәкчеләре коррекцион-интернат мәктәбендә булдылар. Бу мәктәптә яңа уку елы башлануны белдереп беренче кыңгырау чыңлады. Ял итеп, көч җыеп сәламәтлеген ныгыткан көр күңелле, шат йөзле кызлар-малайлар кулларына чәчәк гөлләмәсе тотып янә мәктәп ишеген ача. Мәктәпкә килгән кунаклар...

31 август көнне район башлыгы Айдар Салахов,"Сетевая компания" АҖ җитәкчесе Рәүзил Хаҗиев, оешма, предприятие җитәкчеләре коррекцион-интернат мәктәбендә булдылар. Бу мәктәптә яңа уку елы башлануны белдереп беренче кыңгырау чыңлады. Ял итеп, көч җыеп сәламәтлеген ныгыткан көр күңелле, шат йөзле кызлар-малайлар кулларына чәчәк гөлләмәсе тотып янә мәктәп ишеген ача. Мәктәпкә килгән кунаклар балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр. Рәүзил Хаҗиев ачып җибәрде, ул бу мәктәпкә 1999 елларда Илшат Шәехович, Гиоргий Куприяновлар үз инициативалары белән булышуларын билгеләп үтте. Хәзер аларны энергетиклар ярдәменнән ташламый, традицияләрне дәвам итәбез. Дуслыгыбыз тагы да ныгыды, энергетиклар аркасында мәктәптә булган проблемалар хәл ителеп килә. Шушы мәктәпне тәмамлап чыккан балаларны даими контрльдә тотабыз, эшкә урнаштырабыз. Аннары ул беренче сыйныфка керүче 5 балага уку кирәк-яраклары булган портфель тапшырды. Айдар Салахов сүз алып болай диде:

-Бу мәктәп республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде. Монда укыган һәм тәрбияләнгән балаларны хезмәткә өйрәтеп, зур тормыш юлына чыгаруда мәктәп коллективы икеләтә-өчләтә тырышып эшли. Тантаналы көндә сезне Белем бәйрәме белән тәбриклим. Килгән кунаклар үз чыгышларында балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләп яңа уку елында яхшы итеп укырга, укытучыларга түземле булырга кирәклеген азсызыклап үттеләр. Бу мәктәпкә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында химаячеләр тарафыннан шактый гына материал ярдәм күрсәтелгән

Аннары мәктәп директоры Нурһади Гыйлфанов шушы мәктәпкә булышкан бер төркем җитәкчеләргә, җимаячеләргә мәктәпнең Рәхмәт хатларын тапшырды.Бәйрәм азагында килгән кунаклар һәм мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары истәлеккә агачлар утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"