Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мәлкәндә вафат булган якташлар истәлегенә мемориал ачыла

Тиздән, ягъни 7 май көнне Мәлкән авылы клубы янында " Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалганнар һәм сугыштан исән-имин кайтып вафат булган якташлар истәлегенә" мемориал ачылачак. Бу мемориальне төзү эшендә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Борис Архипов башлап йөрде, авылдашларыннан акча да җыйганнар. Мемориальгә Бөек Ватан сугышында һәлак булган,...

Тиздән, ягъни 7 май көнне Мәлкән авылы клубы янында " Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалганнар һәм сугыштан исән-имин кайтып вафат булган якташлар истәлегенә" мемориал ачылачак. Бу мемориальне төзү эшендә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Борис Архипов башлап йөрде, авылдашларыннан акча да җыйганнар. Мемориальгә Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган һәм сугыштан исән-имин кайтып үлгәннәрнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган. Мемориальне урнаштыруда һәм аның тирәсен төзекләндерүгә Рудик Сизов, Нияз Хаҗиев, Георгий Пузырев һәм башкалар ярдәм иткән.

Бөек Ватан сугышында катнашып, илебезгә җиңү яулаган авылдашларыбызның исемен мәңгеләштерү күптәнге хыялыбыз иде,-диләр апалы-сеңелле Нина һәм Любовь Сарсазовалар. Безнең Мәлкән авылы җирлегеннән барлыгы 492 кеше сугышка алына.

Илебез, республикабыз халкы белән бергә Мәлкән авылы җирлегендә яшәүчеләр Бөек Җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертте. Фронтта да, тылда да якташларыбыз батырлыгы бәһалап бетергесез. Сугыш ветераннары турында тиешле хәстәрлек күрү-безнең изге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"