Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хаматдинов турниры Минзәләдә үтте

Бүген Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында 20 килограммнан алып 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында татар-башкорт көрәше буенча турнир үтте. Әлеге турнир районыбызның элеккеге көрәш батырлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хаматдинов призына үтте, бу турнир быел җиденче мәртәбә оештырылды. Бу бәйгедә барысы быел...

Бүген Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында 20 килограммнан алып 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында татар-башкорт көрәше буенча турнир үтте.

Әлеге турнир районыбызның элеккеге көрәш батырлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хаматдинов призына үтте, бу турнир быел җиденче мәртәбә оештырылды. Бу бәйгедә барысы быел 12 үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр бил алыштылар. Үз үлчәү авырлыгында беренче, икенче һәм өченче урынны алучылар акчалата приз, грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Иң яшь көрәшче булып Минзәлә шәһәренең 5 нче балалар бакчасыннан Илнар Фаррахов танылды, ул махсус призга ия булды. Аяклары сәламәт булмаса да көрәштә катнашып өченче урынны яулаган "Тургай" приютыннан Раил Афзаловка көрәш буенча профессор Рәкыйп Фәйзуллинның махсус призы тапшырылды.Әлеге бәйгедә быел Иркәнәш, Калтак, Татар Мөшегесе авыллары җыелма командасына тиңнәр булмады, икенче урында Хуҗамәт урта мәктәбе, өченчедә Кадрәк авылы командасы калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"