Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мобиль җәмәгать кабул итү пункты Минзәләдә

Татарстаныбызның барлык районнарында да "Бердәм Россия" фиркасенең мобиль җәмәгат кабул итү пунктлары эшләүләрен дәвам итәләр. Алар августның 11ендә районыбызның Урыс , Тауасты Байлар авыл җирлегендә һәм шәһәребезнең Октябрь мәйданында халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр. Бу проект фирканең сайлау алды агитация программасы кысаларында ашырыла.Бүген шәһәребезнең "Юность" боз сарае мәйданына иртәнге сигез тула...

Татарстаныбызның барлык районнарында да "Бердәм Россия" фиркасенең мобиль җәмәгат кабул итү пунктлары эшләүләрен дәвам итәләр. Алар августның 11ендә районыбызның Урыс , Тауасты Байлар авыл җирлегендә һәм шәһәребезнең Октябрь мәйданында халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр. Бу проект фирканең сайлау алды агитация программасы кысаларында ашырыла.Бүген шәһәребезнең "Юность" боз сарае мәйданына иртәнге сигез тула 15 минутта килеп җиткән иде. Алар шушы 2 сәгатькә якын эчендә 10 кешедән мөрәҗәгать кабул иттеләр. Аннары мобиль җәмәгать кабул итү пункты районыбызның Николаевка һәм Кадрәк авылында булды. Аның җитәкчесе Александр Паймухин( хокук сораулары буенча баш белгеч) халык белән аралашты. Аның командасы шәһәр һәм авыл халкының наказларын бланкларда язып алдылар, кайсы бер авыл кешеләре бланкларны үзләре тутыручыларда булды. Әлеге наказларны алар яңадан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тапшырачаклар.

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия" эстафетасын Дәүләт Думасына быелгы сайлау кампаниясе уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе республика күләмендә дәвам итә. "Бердәм Россия" ВПП ТРОның Минзәлә бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Елена Сысоева да очрашуда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"