Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Октябрь революциясе бәйрәмен искә алдылар

Шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып район коммунистлары һәм шәһәрнең 2 урта мәктәбе укучылары Октябрь революциясе көнен искә алдылар. Быел Октябрь революциясенә 99 ел тулды.Митингны район коммунистлар партиясен җитәкләүче Заһир Зыятдинов ачып җибәрде. Ленин, Октябрь революциясе һәм коммунистлар партиясе, революциядән соңгы чорлар, илне фашизмнан азат итү, сугыштан соң...

Шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып район коммунистлары һәм шәһәрнең 2 урта мәктәбе укучылары Октябрь революциясе көнен искә алдылар. Быел Октябрь революциясенә 99 ел тулды.Митингны район коммунистлар партиясен җитәкләүче Заһир Зыятдинов ачып җибәрде. Ленин, Октябрь революциясе һәм коммунистлар партиясе, революциядән соңгы чорлар, илне фашизмнан азат итү, сугыштан соң илне аяка бастыруда совет кешеләренең үзләрен аямыйча эшләүләре, чирәм җирләрне үзләштерү турында коммунист Александр Жбанов чыгыш ясады Аннары Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов совет властен торгызуда бик күп эшләр эшләгән Ленинны ,Сталинны бары яхшы яктан гына искә алды һәм рәхмәтен җиткерде . Митингта "Метасервис" ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Юдин Владимир Ильич Ленинның, туганнары, тормышы һәм ничек итеп революция ясар өчен Швециядә яшәүче банкир туганыннан акча алуы турында да да сөйләп китте. Аның чыгышын митингка килгән кешеләр тын да алмый тыңладылар.

Октябрь революциясе көнен искә алырга килгән ветераннар,укучылар Ленин һәйкәленә чәчәк салдылар. Районда бүгенге көндә барлыгы 30 кеше коммунистлар партиясе сафында тора, Октябрь революциясе көнен искә алырга зурлардан 40 тан артык кеше килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"