Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рамазан ае игелекле, юмарт булырга өйрәтә

Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның соңгы көннәре эссе булды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып, гамәл-гыйбадәттә булырга...

Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның соңгы көннәре эссе булды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып, гамәл-гыйбадәттә булырга омтыла. Аллаһка шөкер, быел ураза тотучылар, тәравих намазларында катнашучылар саны кабат артты. Алар арасында яшьләрнең күбәюе бик сөенечле. Узган елгы Рамазан аенда ныгыткан иманның җимешләре бу. Киләчәктә дә шулай ураза тотучылар саны артып, намазларга катнашучылар күбәйсен иде. Ифтар ашары уздыручыларның да бу гамәлен кабул итеп, хисапсыз әҗерләрен насыйп итсен, нигъмәтләрен үзләренә тагын да арттырып кайтарсын. Барча мөселман халкын ураза гаете белән ихластан котлыйбыз! Раббыбыз киләсе көннәребездә хәерле, бәрәкәтле тормышлар, күңелләребезгә иман байлыгы, һидәят, ихласлык биреп, бер-беребез белән изге мөгамәләдә булып, хәерле гомер кичерүләребезне насыйп итсен. Ил-көннәребез тыныч, җитәкчеләребез гадел булып, дөнья буйлап сибелеп яшәгән мөселман кардәшләребезгә дә Аллаһ Раббыбыздан иминлек, сугышлар барган җирләргә тынычлык иңсен иде.

Ураза гаете котлы булсын! Тоткан уразалар кабуллардан булсын. Иртәгә - Ураза бәйрәме. Минзәлә шәһәр мәчетендә һәм район авылларында гает намазы 7 сәгатьтә башлана. Бар мөселман халкын мәчетләргә дәшеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"