Мензеля
  • Рус Тат
  • Районыбыз игенчеләре барлыгы 99085 тонна ашлык суктырып алдылар

    Бүген кичкә аларның күрсәткече 100 мең тонна булачак. Бер гектардан уртача алынган уңыш 21,5 центнер тәшкил итә. Районда 15800 гектарда көзге чәчү үткәрелде, шуның эченнән 7600 гектарда арыш, 8200 гектарда көзге бодай чәчелде. Көзге чәчү планда каралганның 78 процентында башкарылды. Хуҗалыкларда сенаҗ салу дәвам итә, район буенча барлыгы 53600 тонна...

    Бүген кичкә аларның күрсәткече 100 мең тонна булачак.

    Бер гектардан уртача алынган уңыш 21,5 центнер тәшкил итә. Районда 15800 гектарда көзге чәчү үткәрелде, шуның эченнән 7600 гектарда арыш, 8200 гектарда көзге бодай чәчелде. Көзге чәчү планда каралганның 78 процентында башкарылды. Хуҗалыкларда сенаҗ салу дәвам итә, район буенча барлыгы 53600 тонна сенаҗ салынган, бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 20,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Игеннәре җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртү 24600 гектарда башкарылды, бу планда каралганның 45 проценты. 2800 гектар җир тирәнтен эшкәртелде.

    Ә "Мензелинские зори" агрофирмасының Калморза хуҗалыгы игенчеләре уракны районда иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Алар барлыгы 3302 гектарда бөртекле кузаклы культураларны җыеп алдылар.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: