Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рәхимә Гыйззәтуллинаны 90 яшьлек юбилейы белән котладылар

90 яшьтә дә йорт эшләрендә кайнашып, елмаеп йөрүче, гомер буе авылда баш күтәрми эшләүче Тауасты Байлар авылында гомер итүче Рәхимә Гыйззәтуллинага да 90 яшь тулды. Беркайчанда зарланмый Рәхимә ханым. Авылда яшәүче яшәүче Рәхимә ханымны юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, РФ Президенты...

90 яшьтә дә йорт эшләрендә кайнашып, елмаеп йөрүче, гомер буе авылда баш күтәрми эшләүче Тауасты Байлар авылында гомер итүче Рәхимә Гыйззәтуллинага да 90 яшь тулды. Беркайчанда зарланмый Рәхимә ханым.

Авылда яшәүче яшәүче Рәхимә ханымны юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук юбилярны авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев тә тәбрикләде, изге теләкләрен ирештерде.

Рәхимә Ризван кызы гади крәстьян гаиләсендә 7 бала булып дөньяга килә. Ул сугыш чоры баласы, гаиләдә алар 8 бала булган, ачлы-туклы яшәгәннәр. Ишле гаиләдә төпчек бала булып туса да, кечкенә чактан ук дөньяны җигелеп тарта башлый. 12-13 яшеннән эшли башлый, фермада бозаулар, сарыклар карый, үгез һәм сыер җигеп төрле эшләр башкара. Урман кисә, чана тартып Иҗаудан орлык ташый. Аңа үзе өчен түгел, фронт өчен дип, җиңүне якынайту өчен бик тырышып эшләргә туры килә. Сугыштан соңгы чорларда да ул колхозда гел тырышып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та үз хуҗалыгында эшли, балаларын үстергәч оныкларны тәрбияли, аларга күз колак була. Хәзердә ул тик ятмый, тавык чебиләр үстерә, умарта кортлары аера башласа аларны саклый,этне туендыра,-ди аның кызы Рәмзия. Хәзер ул Аллага шөкер дип булганына куанып яши. Кадерле һәм сөекле илебез, җиребезгә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, ди ветеран. Бу ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"