Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреатлары ачыкланды

Аермагыз... Телим хисләремне Тургай моңнарына төрергә. Җылы буразналы басуларның Улы булып калыйм гомергә. Әйе, бу якташыбыз Рәшит Гәрәйнең шигъри юллары. Авылның гади кешесенә хас булган хисләрне сурәтләүче шагыйрь үзенең туган җирен бик ярата һәм аңа дан җырлый. Аның шигырьләре дә үзе кебек гади. Туган ягының арышлары, яшел чирәмнәре, кешеләре аңа...

Аермагыз... Телим хисләремне

Тургай моңнарына төрергә.

Җылы буразналы басуларның

Улы булып калыйм гомергә.

Әйе, бу якташыбыз Рәшит Гәрәйнең шигъри юллары. Авылның гади кешесенә хас булган хисләрне сурәтләүче шагыйрь үзенең туган җирен бик ярата һәм аңа дан җырлый. Аның шигырьләре дә үзе кебек гади. Туган ягының арышлары, яшел чирәмнәре, кешеләре аңа бик якын. Бу хисләр аңа яшәргә ярдәм итәләр. Үз туган ягын шулай кадерләп яши алган шагыйрьне якташлары да ярата, аны онытмыйлар. Үзе инде исән булмаса да, аны хөрмәтлиләр, исемен урамнарга бирәләр, музей ачалар, аның исеме белән үзәк балалар китапханәсен атадылар.

Күренекле шагыйрь һәм журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәйнең якты истәлеген мәңгеләштерү максатында, яшь һәм башлап язучылар өчен "Минзәлә" район газетасы Рәшит Гәрәй исемендәге премия булдырган иде.

Төрле елларда райондашларыбыз, шагыйрәләр Нәкирә Лутфрахманова, Наҗия Пучкова, Сәхия Федотова Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреатлары булдылар. Биш елга бер тапкыр тапшырыла торган бу мәртәбәле бүләккә быел Гүзәлия Исламова, Альбина Гайсина, Галина Максимова, Раушания Гыймаева-Титова лаек булды.

Бүген район мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап уздырылган йомгаклау фестивалендә лауреатларга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче "Сибелә чәчәк" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"