Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сабан бодаен гына суктырып бетерәсе калды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 32503 гектарда игеннәр суктырылган, игенчеләребез арыш, солы, борчак, көзге бодай ны суктыруны төгәлләделәр, ә бүген исә 161 гектарда арпаны суктырып бетерәчәкләр. Барлыгы 109370 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,6 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 32503 гектарда игеннәр суктырылган, игенчеләребез арыш, солы, борчак, көзге бодай ны суктыруны төгәлләделәр, ә бүген исә 161 гектарда арпаны суктырып бетерәчәкләр. Барлыгы 109370 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,6 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә 9 мең гектарда сабан бодаен гына җыеп аласы калды. Көзге чәчү барысы 9000 гектарда башкарылды, бу планлаштырылганың 61 проценты дигән сүз. Барлыгы 1500 гектар арыш, 7100 гектар көзге бодай һәм 396 гектарда шепкән чәчелде.

Районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара. Барлыгы 12500 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 8400 гектарда башкарылды. Урып-җыю белән беррәттән "Органик групп-Вахитов" хуҗалыгында кукурузны урып базга салу башланды һәм бу хуҗалыкта 4,2 мең тоннадан артык силос базга салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"