Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сабан туе - хезмәт туе гөрләп торды көн буе Минзәләдә (ФОТО)

Сабантуй - чын мәгънәсендә рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм хезмәт сөючән халкыбызга мәдхия җырлаучы тантана. Районыбызда яшәүче халкыбыз аеруча да быел сагынып көтеп алды һәм узган елларга караганда бу бәйрәмебез өч атнага кичектерелде. Район башлыгы Айдар Салахов район сабантуен ачып болай диде: -...

Сабантуй - чын мәгънәсендә рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм хезмәт сөючән халкыбызга мәдхия җырлаучы тантана. Районыбызда яшәүче халкыбыз аеруча да быел сагынып көтеп алды һәм узган елларга караганда бу бәйрәмебез өч атнага кичектерелде.

Район башлыгы Айдар Салахов район сабантуен ачып болай диде:

- Быел районыбызның игенчеләре язгы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә район Сабантуе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый. Сабантуйны халык көтеп ала. Иң халыкчан бәйрәм ул. Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа алдан ук әзерләнде. Иртәнге 10 сәгать тулу белән мәйданга Сабан туеның олы кунаклары - хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлеге башлыклары,фермерлар, һәм башка алдынгылар килеп керделәр. Сабан туена җыелган халык аларны кул чабып каршы алды.

Сабантуй мәйданында -Татарстанда игенчегә мәдхия җырлаган театральләштерелгән музыкаль күренешләр, Мәлкән, Түбән Тәкермән, Тауасты Байлар, Татар Мөшегесе, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәм башка урта уку йортлары, мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар.

Сабантуйны ачканнан соң бәйрәм әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Зиннур Гыйлфанов һәм узган елгы Сабантуйның абсолют батыры Ришат Гайнетдиновка бирелде.

Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Казаннан килгән олы кунак Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, сабантуеында катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады

Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте.Котлаулардан соң район башлыгы Айдар Салахов иң башта язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан хуҗалык белгечләрен, оешма-предприятие җитәкчеләренә, өч авыл җирлеге башлыгына Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Аннары районның быелгы кыр батыры булып 3150 гектар язгы чәчү чәчкән Калморза хуҗалыгы механизаторы Зиннур Гыйлфанов танылды,аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырды. Ул менә өч ел рәттән кыр батыры булып кала бирә.Соңыннан язгы чәчү, җир эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру алдынгылары, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучылар, фермерлар, оешма-предпрятиеләрдә аеруча хезмәт күрсәткән хезмәтчәннәр бүләкләнделәр (алар барысы 200 гә якын, шуның эченнән 121 кешегә азык-төлек тутырылган зур тартма бүләк ителде). Һәр номинациядә җиңүчеләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының исемле сәгате, Мактау кәгазе дә тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаганнан соң кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар.

Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-атракционнарны яратып карадылар.

Сабантуй мәйданында төрле спорт ярышлары уздырылды. Бу ярышларда яшьләр белән бергә урта яшьтәгеләр дә актив катнаштылар. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре дә тапшырылды.

Район җирлегендә спорт белән шөгыльләнү өчен спорт объектлары җитәрлек. Шәһәребездә алты җирдә саф һавада спорт мәйданчыклары, "Юбилейный"спорт комплексы, "Юность" боз сарае, "Олимп" теннис үзәге һәм районыбыз авыллары мәктәпләрендә спорт заллары, авыл үзәкләрендә саф һавада спорт мәйданчыклары эшләп килә. Районыбыз җирлегендә генә дә төрле спорт төрләре белән 4 меңгә якын кеше шөгыльләнә.

Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары-колгага менү,капчык киеп йөгерү,катыктан акча эзләү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, теннис, волейбол уйнау һәм башка уеннарда бик теләп катнашты.Моннан тыш, сабантуйда традицион уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: төрле дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, таяк һәм аркан тартышу, шахмат. Җитезләр, кыюлар җиңүгә ирештеләр.

Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Сабантуйга килүчеләр татар-башкорт милли көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Сабантуйнда иң матуры булып иртән кояш чыгып, азагында гына яңгыр яуды. Яңгыр сабантуйның төп өлешенә комачауламады. Яңгырда елый-елый көрәшчеләргә күз яшьләрен чыгарды, ә шулай булсада көрәшчеләребез сынатмады, яңгыр астында булса да көрәштеләр. Сабантуйда милли көрәштә яшүсмерләр арасында Данис Гараев, Минзәлә районының кече батыры булып Рөстәм Хамидуллин, ә сабантуйның абсолют батыры булып Ришат Гайнетдинов калды.

Сабантуй төгәлләнгәч койма яңгыр тагы явып үтте.

Хуҗасы әмерен үтәп, атларның каршылыклар аша җиңел генә үтүе,ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелеп беренчелек өчен җан-фәрманга узышуы сабантуйга килүчеләрне битараф калдырмады.Бабайларыбыздан калган ат чабышы бүгендә халкыбызның иң яраткан бәйгесе. Сабантуйда барлыгы 4 категориягә бүленеп 27 ат ярышты. Ат ярышлары бәйгесендә кайсы атның призлы урыннар алганын "Минзәлә" газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"