Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Семинар үтте

Бүген "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калинин" хуҗалыгы базасында республика зона семинар киңәшмәсе үтте. Анда Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Тукай, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Алабуга район агрофирмалары, хуҗалыкларының баш агрономнары, баш инженерлары катнаштылар. 9 районның вәкилләре җир эшкәртергә өйрәнделәр, үзләренә кирәкле файдалы мәгълүмат та алып кайтып киттеләр. Семинарда катнашучыларны район башлыгы Айдар...

Бүген "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калинин" хуҗалыгы базасында республика зона семинар киңәшмәсе үтте. Анда Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Тукай, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Алабуга район агрофирмалары, хуҗалыкларының баш агрономнары, баш инженерлары катнаштылар. 9 районның вәкилләре җир эшкәртергә өйрәнделәр, үзләренә кирәкле файдалы мәгълүмат та алып кайтып киттеләр. Семинарда катнашучыларны район башлыгы Айдар Салахов сәламләде һәм кыскача район тормышы белән таныштырды. Аннары ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов "Мензелинские зори" агрофирмасының эшчәнлеге турында сөйләп китте.

Семинар Кадрәк авылының игене суктырып алынган басуында булды. Басуга җир эшкәртә торган 13 төрле трактор һәм агрегат тезеп куелган иде. Тракторлар һәм аларга тагылган агрегатлар җирләрне эшкәртеп күрсәтте. Басуларның 15-20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамыры үткәрми, астагы дымны җибәрми торган каты катлам бар. Шуңа күрә хәзер безнең зонага кергән районнар шартларында, бигрәк тә соңгы елларда кабатланып торган корылык елларында тирәнәйтеп эшкәртү мәслихәт. Безнең республикада 2008 елдан башлап корылык даими кабатланып тора. Семинарда шушы агротехник чарага басым ясадылар. Җир эшкәртүдәге башка төрле агротехник алымнар, басуда кулланырга уңайлы булган һәм көчле егәрлекле яңа төрле авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлары күрсәтелде. Тракторларның күбесе "Мензелинские зори" агрофирмасыныкы иде, калганнары "Дәүләтов" крестьян-фермерлык хуҗалыгыныкы.

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре: Илдус Габдрахманов (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары), Тәлгат Таһирҗанов (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары) һәм башкалар чыгыш ясадылар, агрофирма, хуҗалык белгечләренә төпле киңәшләрен бирделәр.

Видео - В Мензелинском районе прошел зональный семинар Министерства сельского хозяйства РТ по обработке почвы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"