Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

"Сөмбелә" бәйгесендә Минзәлә педагогия көллияте студентлары сынатмады

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында татар халкының милли бәйрәме - "Сөмбелә"гә багышланган бәйге узды. Әлеге республикакүләм бәйгедә урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 10 студентлар командасы үзара көч сынашты. "Котлы булсын уңыш бәйрәме!" театральләштерелгән композиция бәйгесендә командаларга 5-7 минут эчендә теманы тулысынча ачып салырга кирәк иде. Өй эше буларак...

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында татар халкының милли бәйрәме - "Сөмбелә"гә багышланган бәйге узды. Әлеге республикакүләм бәйгедә урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 10 студентлар командасы үзара көч сынашты.

"Котлы булсын уңыш бәйрәме!" театральләштерелгән композиция бәйгесендә командаларга 5-7 минут эчендә теманы тулысынча ачып салырга кирәк иде. Өй эше буларак алдан бирелгән әлеге бәйгегә һәр команда булдыра алганча якын килергә тырышкан. Әйтик, Мамадыш политехник көлляте Фатих Хөснинең "Кабак" әсәрен сәхнәләштерде, күп кенә уку йортлары Сөмбелә бәйрәменнән күренеш тәкъдим итте. Студентларның матур милли костюмнар киеп, татар телендә чыгыш ясаулары, җыр һәм бию башкарулары, мәкаль, әйтем һәм сынамышларны иркен файдаланулары жюри әгъзаларында соклану тудырды. Шулай ук егет һәм кызларга компьютерда тест биремнәрен үтәргә, игенченең тырыш хезмәте хакында мәкальләр язарга, юллары буталган шигырьне дөрес итеп җыярга, безнең кырларда игелә торган ашлык бөртекләрен таный һәм исемнәрен дөрес итеп язарга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән композиция ясарга кирәк иде. Капитаннар бәйгесендә исә һәркем үзенең сәләтен күрсәтте.

Нәтиҗәдә, 1 нче урынга Казан технология һәм дизайн көллияте белән М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте командалары чыкты. 2 нче урынга Яр Чаллы педагогия көллияте лаек булды. 3 нче урынга Түбән Кама педагогия көллияте командасы иреште. Бшка командалар исә төрле номинациядә дипломга ия булды. "Сөмбелә" бәйгесендә Минзәлә педагогия көллияте данын әле яңа гына беренче курска укырга килгән, "ут чәчеп" торган егет һәм кызлар яклады һәм әйтергә кирәк, сынатмадылар, афәрин аларга.

Шулай ук сезнең игътибарыгызга әлеге бәйрәмнән фотомизгелләр тәкъдим итәбез

Тема буенча: М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә - "Сөмбелә" бәйрәме

Узган елгы "Сөмбелә" бәйрәме хакында фоторепортаңлар монда һәм монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"