Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 81 нче иҗади сезонын ачып җибәрде

Бу юлы да иҗади коллектив тамашачыга яңа сюрпризлар әзерләгән иде. Рәсәй Федерациясендә быел Кино елы дип игълан ителү сценарий авторы ТРның атказанган артисты Эльмира Гәрәевага илһам чыганагы булып барып ирешкән - сәхнә бизәлеше дә, бәйрәмгә килгән "Кавказская пленница" фильмында Моргунов, Никулин,Вицин уйнаган геройлар "җанлануы"да күңелгә ятышлы яңалык булды. Минзәлә театрының...

Бу юлы да иҗади коллектив тамашачыга яңа сюрпризлар әзерләгән иде.

Рәсәй Федерациясендә быел Кино елы дип игълан ителү сценарий авторы ТРның атказанган артисты Эльмира Гәрәевага илһам чыганагы булып барып ирешкән - сәхнә бизәлеше дә, бәйрәмгә килгән "Кавказская пленница" фильмында Моргунов, Никулин,Вицин уйнаган геройлар "җанлануы"да күңелгә ятышлы яңалык булды.

Минзәлә театрының өлкән, урта, яшь буын артистларын овацияләргә күмде тамашачы. Быел гына коллективка кушылган яшь көчләребез - Нәфис Гайфуллин, Индира Гайфуллина (апалы - энеле), Зөлфирә Шәмсетдинова, Инсаф Әлмөхәммәтовка традиция буенча өлкән артистлар грим тапшырды.

Тантананың зур кунагы - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгатъ һәм сәнгати белем бирү бүлегенең баш белгече Аида Раилевна Мозафарова мәдәният министры А.М.Сибагатуллинның котлау сүзләрен җиткерде һәм юбилярларыбыз ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллинага котлау хатын , ТРның атказанган артисты Әлфидә Теряевага Рәхмәт хатларын, Театр Әһелләре Берлегенең Мактау Грамоталарын тапшырды.

Узган сезонга нәтиҗәләр ясап театр директоры ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р.Ш.Шәймәрданов номинант - артистларны игълан итте. "I пландагы ир- ат роле" номинациясендә Ф.М.Достоевскийның "Абзыйның төше" мистик драмасындагы Князь ролен уңышлы башкарган өчен ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин;"II пландагы ир - ат роле" номинациясендә шул ук әсәрдән Павел Мозгляков роле өчен "Тантана"театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров;"II пландагы хатын - кыз роле" номинациясендә шул ук әсәрдән Зинаида Москалева роле өчен Динара Акматова;"Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә "Кар кызы " әкиятендәге Убырлы карчык роле өчен "Тантана " театраль премиясе дипломанты Зилия Хөсәенова; "Ансамбль" номинациясендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган проект кысаларында "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак спектакленең иҗат төркеме - режиссеры Альберт Сәхәбетдинов, артистлар Ильяс Закиров,Рания Хәлимова, Раушания Галиуллина, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизовлар; "Иң яхшы характерлы роль"номинациясендә Р.Сабырның "Кирәкле кишер яфрагы "спектаклендә Зоя роле өчен ТРның атказанган артисты Эльмира Гәрәева; "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә шул ук спектакльдә Әлфинур роле өчен Эльмира Әхмәтхановалар бүләкләнде.

"Иң актив тамашачы" номинациясендә быел Альбина һәмм Марат Әбударовлар җиңеп чыкты. "Театрның иң якын дуслары "номинациясендә Минзәлә театрына зур матди ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәрләр Сәрия Шакирова һәм Алексей Юдиннар бүләкләнде. Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларны оештыруда зур ярдәм күрсәткән район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Нәсимә Шаһиевага театр дирекциясе рәхмәтен белдерде.

Алга таба тәкъдим ителгән А.Коровкинның "Түтиләр" комедиясенең премьерасы зур уңыш белән узды. Башкортостан режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган заманча искиткеч кызыклы сатирик комедия артитларыбыз өчен дә зур мәктәп булды.Бәйрәм рухы, тамашачы мөнәсәбәте аларга иҗат итәргә яңа көч өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X