Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективына зур бәя бирелде

Халыкара театр көнендә , быел җиденче тапкыр Казанда, республика театрларының узган иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча "Танатана" театраль премияләрен тапшыру булды. Зур бәйрәм безнең театрга зур җиңүләр дә алып килде: Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык " әкиятенә нигезләнеп А.Сәхәбетдинов инсценировкалаган һәм сәхнәгә куйган "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак спектакле "Елның иң яхшы...

Халыкара театр көнендә , быел җиденче тапкыр Казанда, республика театрларының узган иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча "Танатана" театраль премияләрен тапшыру булды. Зур бәйрәм безнең театрга зур җиңүләр дә алып килде: Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык " әкиятенә нигезләнеп А.Сәхәбетдинов инсценировкалаган һәм сәхнәгә куйган "Тапкыр Кәҗә турында әкият" курчак спектакле "Елның иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә җиңеп чыкты. Шунысы игтибарга лаек, әлеге номинация быел беренче тапкыр бирелә. "Әкият", Яр Чаллы курчак театрларын да алда беренче булып әлеге премияне алу - икеләтә җиңү, дигән сүз.

Икенче бүләгебез - К.Тинчуринның "Каракүз" музыкаль кыйссасындагы Каракүз роле өчен артистка Динара Акматовага махсус Диплом тапшырылды.

Артистларыбызга, театр коллективына зур бәя бирелде, безнең өчен бу зур шатлык һәм дәрәҗә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"