Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Смотр-конкурс узды

Районыбыз хуҗалыкларында азык әзерләү техникасын һәм азык саклагычларның 2016 ел сезонына әзерлеген тикшерү буенча смотр -конкурс булып узды. Комиссия район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев, идарәнең инҗенер техник белгечләре Илгиз Ханов, Ринат Гыльманов һәм Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагы...

Районыбыз хуҗалыкларында азык әзерләү техникасын һәм азык саклагычларның 2016 ел сезонына әзерлеген тикшерү буенча смотр -конкурс булып узды. Комиссия район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев, идарәнең инҗенер техник белгечләре Илгиз Ханов, Ринат Гыльманов һәм Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагы үсешенең ит җитештерү секторы мөдире Радис Хайбуллин азык әзерләү техникасын кабул иттеләр, печән әзерләү техникасы, вакланган массаны ташу чараларын һәм сенаҗ траншеяларын карадылар Алар шулай ук терлек азыгы әзерләү чорында хезмәтне саклау мәсьәләләре һәм хезмәтчәннәрнең мотивацияләренә игътибар иттеләр, аларның эш планнары тикшерелде.

Конкурс йомгаклары буенча 160 баллы мөмкинлектән 149 балл җыеп "Органик групп-Минзәлә" агрофирмасының Мәлкән хуҗалыгы беренче урынны яулады. Икенче урында бик аз балл белән, ягъни 148 балл җыеп "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы, өченче урынны 145 балл җыеп "Органик групп-Чулман" агрофирмасы һәм "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгы бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"