Мензеля
  • Рус Тат
  • «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә минзәләлеләр уңышы

    Республикабызда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестиваленең уналтынчы сезоны бара. Районда сайлап алу турлары февраль аенда үтте. 5-21 яшьтәгеләр «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Вокаль дуэт», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә катнаштылар. 10 март көнне Район мәдәният йортында фестивальнең Гала-концерты үтте. Соңгы вакытта Минзәлә тамашачысы районда үткәрелгән концерт-тамашаларга бик теләп йөри. Тулы залларда...

    Республикабызда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестиваленең уналтынчы сезоны бара. Районда сайлап алу турлары февраль аенда үтте. 5-21 яшьтәгеләр «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Вокаль дуэт», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә катнаштылар.

    10 март көнне Район мәдәният йортында фестивальнең Гала-концерты үтте. Соңгы вакытта Минзәлә тамашачысы районда үткәрелгән концерт-тамашаларга бик теләп йөри. Тулы залларда үткән әлеге концертта 230га якын бала катнашты.

    Иң талантлы һәм өметле конкурсантлар - «Вокал-соло» номинациясендә Фаизә Бәдриева, Софья Лебедева, Ирина Паранина, Гүзәл Мансурова, Айдар Вагизов, Инзилә Гыйләжева, Индира Газизуллина (Минзәлә шәһәре)- (укытучылары Наталья Муринова), Ралия Зиннатуллина (Воровский), Эльвина Фаррахова (Аю авылы)- (укытучылары Роза Фәхретдинова), Айгөл Валиева (Тауасты Байлар) - (укытучысы Эльвира Нагуманова), Айсылу Саматова (Тат.Мөшеге)-(укытучысы Әлфия Әхмәтова), «Вокал ансамбльләр» номинациясендә сәнгать мәктәбенең «Аккорд» вокаль ансамбле, «Вокаль дуэт» номинациясендә сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Мансурова һәм Ирина Паранина, Фаизә Бадриева һәм Айдар Вагизов дуэтлары, «Хореография» номинациясендә «Продвижение» заманча биюләр студиясе коллективы (житәкчесе Роман Исмагилов), шәһәребезнең 2 нче санлы мәктәбеннән «Ассорти» бию төркеме (житәкчесе Оксана Зарипова), «Конферанс» номинациясендә автор-башкаручы Булат Солтанов (Минзәлә), Татар Мөшегесе авылыннан Рузил Гарипов, Самат Камалов, Айсылу Саматова (укытучылары Вәсимә Мостаева), Тауасты Байлар авылыннан Камил Сафин, Айсылу Сафина, Язилә Мусина (укытучылары Мөслимә Гайниева) фестивальнең зона этабына юллама алдылар.

    «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры 12-13 мартта Мөслимдә үтә. Конкурсантларга ижади уңышлар телибез.

    Реклама

    Самое интересное в наших социальных сетях

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

     

    Инстаграм: Мензеля Мензелинск берегите себя

     

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Слушайте нас
    Комментарии (0)
    Осталось символов: