Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сөт җитештерүне киметмәскә

"Органик груп-Чулман" агрофирмасы Югары Тәкермән хуҗалыгы җәйләвендә районыбыз терлекчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов,"Азык өстәмәләре үзәге фәнни тикшеренү" (ООО "Научно-иследовательский центр кормовых добавок)ҖЧҖнең генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Алексей Якимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар,...

"Органик груп-Чулман" агрофирмасы Югары Тәкермән хуҗалыгы җәйләвендә районыбыз терлекчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов,"Азык өстәмәләре үзәге фәнни тикшеренү" (ООО "Научно-иследовательский центр кормовых добавок)ҖЧҖнең генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Алексей Якимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

Терлекчелек тармагының узган елгы чоры нәтиҗәләре буенча Юрий Исламов таныштырды. Калморза җәйләвендәге семинардан соң ун көн эчендә һәм узган елның шул чорына карата тәфсилле анализ ясалды. Хәзер сөт әллә ни артмаса да аны киметергә ярамый. Сөт кимегәнгә сыер гаепле түгел ,бар гаеп үзебездә.Менә хәзер күпьеллык үләннәрне тизрәк чабып бетереп,сенажга булса да салырга кирәк. Чөнки киләчәкне хәл итүче җәйге матур көннәрдә-терлек азыгын хәстәрләп кую зарури. Хәзер басуларыбызда һәм болыннарыбыздагы күпьеллык үләннәрнең файдасы-көннән-көн кимүгә бара, дип азсызыклады Алексей Васильевич. Азык әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Сенаж салганда баздагы массага кулларыгызны тыгып карап, механизаторның эшенә тулы бәя бирә аласыз, диде ул.

Биредәге җәйләүдә терлекчеләр йорты янәшәсендә чәчәкләр үсеп утыра,территорияләре чиста. Җәйләүдәге бозаулар тәрбияләнә торган һәр читлеккә такта идән җәелгән, бозаулар астына салам түшәлгән, яшь бозаулар алдында бөртек катнашмасы, акбур, тоз һәм башкалары бар. Җәйләүдәге тораклар чистартылган, агартылган, ялт итеп тора. Бозауларга эчәр өчен су даими килеп тора. Җәйләүдә сөтне суытып озату өчен 3,5тонналы танкер тора. Утарларда терлекләр өчен салам, печән бар, өстәмә тукландыру оештырылган.Терлекләрнең үлеме, африка чумасы һәм терлекләрнең кигәвенгә каршы эшкәртү, дезинфекцияләү, сенаҗ салганда базны ныклап таптау, оеткы куллану турында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Ленар Хайбуллин сөйләп китте. Киңәшмә ахырында җәйге лагерьда мөгезле эре терлекләргә эчү өчен чишмәдән 300 метр торба сузганнар, су үз агымы белән даими килеп тора.,көтүгә чыккан терлекләр чишмә суын яратып эчәләр икән. Җәйләүдә көннәр кызу торганда су эчерү, алларында тоз булу, өстәмә тукландыру һәм яфрак азык әзерли башларга кирәклегенә дә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"