Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгегезгә туплаган затлар сез

Район мәдәният йортында 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм концертында сәхнәдән гүзәл затлар адресына әнә шуңа ошаш җылы сүзләр, матур теләкләр агылды да агылды. -Бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны нурга күмүче дә сез, хөрмәтле хатын-кызлар.Күңелләрегездә һәрвакыт яз кояшы балкысын, якыннарыгызның игътибарын тоеп, сөю-назларга күмелеп яшәгез,...

Район мәдәният йортында 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм концертында сәхнәдән гүзәл затлар адресына әнә шуңа ошаш җылы сүзләр, матур теләкләр агылды да агылды.

-Бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны нурга күмүче дә сез, хөрмәтле хатын-кызлар.Күңелләрегездә һәрвакыт яз кояшы балкысын, якыннарыгызның игътибарын тоеп, сөю-назларга күмелеп яшәгез, көннәрегез язгы кояштай матур, йөзегез нурлы булсын. Сезгә сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, мәхәббәт, шатлык-куанычлар Сезгә, - дип залда утыручы гүзәл затларга Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев.

Концертны алып баручылар Раилә Фарахова(район мәдәният йорты хезмәткәре) белән Артур Пакшин (3 нче урта мәктәп укытучысы) бер-бер артлы сәхнәгә әле җырчыларны, әле биючеләрне дәшеп торды. Бәйрәм концерты залга олысын да, кечесен дә җыйган иде.

Бәйрәм күтәренкелеге сәхнәдән, чыгыш ясаучылардан залга, тамашачыларга таралып, көчле алкышларда чагылыш тапты, күңелләргә әйтеп бетергесез дәрт, кәеф күтәренкелеге өстәде. Эчтәлекле, уңышлы, бер сулыш белән барган мондый концерт программасы кемгә ошамый калсын инде. Тамашачының һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмүе - ул башкаручыларның осталыгына да, сценарийның уңышлы булуына да бер дәлил (сценарий авторы - район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзилә Нуруллина).Ике сәгатьтән артык барган бәйрәм концерты районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән иде. Һәрбер концертта ветераннар хоры (җитәкчесе Ләйлә Фәррахова,концертмейстер -ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов)чыгыш ясамый калмый. Бу юлы хор дәртле җырлар башкарды. Тамашачылар өчен баянда Данир Фәхретдиновның һәм скрипкада Тәскирә Гыйләҗеваның инструменталь дуэты да бик үзенчәлекле номер булды.

"Уен" бию ансамбле (җитәкчесе Роза Биктаһирова), "Бәхетле" бию ансамбле (Лилия Гыйбадуллина) чыгышлары да тамашачыларда соклану уятты. Илназ Хисмәтуллин, Азат Мирзасалихов, Отфнур Кабиров, Фаиза Бәдриева, Айдар Вагизов, Евгений Вахнин,Илвир Сайранов, Айзилә Гатина, Рамил Рахмановның алкышларга күмелгән дәртле җырларын тамашачылар бәйрәм бүләге буларак кабул иттеләр.

Сәхнәдә уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары чыгышыннан тыш балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрне дә күрү үзе бер сөенеч. Бу юлы 1 нче, 11 нче , 10 нчы санлы балалар бакчалары нәниләре апаларга, әниләргә, әбиләргә үзләренең "тәмле күчтәнәчләрен" -җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. "Юбилейный" спорт мәктәбеннән аэробика группасының чыгышы да (җитәкчесе -Жанна Фатыхова) гүзәл затларга бәйрәм сюрпризы булды. Гитарада уйнап җырлаучы Илдар Газизуллинның, Виталий Прохоровның, әниләргә багышланган шигырь сөйләгән Булат Сарваровның чыгышларын да тамашачылар хозурланып тыңлап утырдылар.

Куана да, җырлый да яз ("Весна ликует и поёт") дип аталган иде әлеге бәйрәм концерты. Хатын-кызларыбызның йөрәкләрендә дә язгы табигатькә хас булганча һәрвакыт җылылык, наз, мәхәббәт ташып торсын, һәрбер туар таң куаныч алып килсен, яратып һәм яратылып, җырлый-җырлый яшәргә язсын! Шундый теләкләр яңгырады сәхнәдә. Шулай булсын иде, чөнки без, гүзәл затлар, тормышны ямьгә күмүчеләр ич!

Бәйрәм концертыннан фотоларны сайтыбызның фотогалереясыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"