Тамашачы бәясе - алкышларда
Тамашачы түземсезләнеп С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының 81 нче сезоны ачылуын көтә. Коллективның бу сезонга куйган бурычлары, иҗади планнары хакында кызыксынып, без театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов белән әңгәмә кордык. -Дамир әфәнде, яңа сезонда тамашачыны нинди спектакльләр белән сөендерерсез? Гомумән, иҗади планнарыгыз белән таныштырсагыз иде.. -Ноябрь аенда без...
Тамашачы түземсезләнеп С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының 81 нче сезоны ачылуын көтә. Коллективның бу сезонга куйган бурычлары, иҗади планнары хакында кызыксынып, без театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов белән әңгәмә кордык.
-Дамир әфәнде, яңа сезонда тамашачыны нинди спектакльләр белән сөендерерсез? Гомумән, иҗади планнарыгыз белән таныштырсагыз иде..
-Ноябрь аенда без театрыбызның 80 еллык юбилеен үткәрергә ниятләп торабыз. Ул иркенрәк бинада - район мәдәният сараенда узачак, шушы күркәм чарага әзерлек эшләре бара. Тамашачы ел саен безнең сезон ачылу тантанасын карарга килә. Ул быел да үзенчәлекле булачак, сюрпризлар да әзерлибез. Чакырылган режиссер - минем остазым - Әтнә театры режиссеры Рамил Фазлыев Кәрим Тинчуринның моңарчы бер тапкыр да сәхнәләштерелмәгән "Каракүз" әсәрен куячак. Тантаналы бәйрәмгә багышланган чаралар театрның үзендә дә булачак.
Бу арада яшьләр, урта буын өчен спектакльләр чыгардык. Мисал өчен, Равил Сабырның "Кирәкле кишер яфрагы" спектаклен тамашачы үз итте. Бу сезонны без Александр Коровкинның "Түтиләр" спектакле белән ачып җибәрәчәкбез. Аның режиссеры - Башкортостаннан килгән режиссер Зиннур Сөләйманов. Бу спектакльдә республикабызның халык, атказанган артистлары катнашачак. Ноябрь аенда башкалабыз Казанга биш спектакльлек программа белән (араларында премьера спектакльләре, балалар өчен дә репертуарыбыз бар) гастрольгә җыенабыз. Аны тамашачыга таныш "Шомбай" спектакле белән ачып җибәрергә ниятләп торабыз.
-Язучы язылган әсәренә, актер - уйналган роленә, ә режиссер, мөгаен, уңышлы спектакленә куанадыр. Җиде ел эшләү дәверендә Сез шактый шомара барасыз, тәҗрибә туплыйсыз...
-Осталыкны һичшиксез, тамашачы аша гына белеп була, күреп була. Чөнки иң беренче тамашачының фикере мөһим, аның күңеленә яту-ятмау, ниндидер тискәре фикерләр туу... гомумән, без тамашачы белән тыгыз элемтәдә торырга тырышабыз. Бу бик җитди мәсьәлә. Тамашачы алкышлар, эмоцияләр аша безгә бәя биреп, алга этәреп бара. Аннары театрда өлкән артистлар күп, алар бер түгел, берничә режиссер, хәтта бөек режиссерлар белән эшләргә өлгергән, алар сүзенә колак салам, бу бик ярдәм итә. Чыгарган спектакльләрне без фестивальләргә дә алып барабыз. Монысы үзе бер имтихан. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, башка чит төбәкләрдән, хәтта Германиядән, төрек дөньясыннан килгән тәнкыйтьчеләр безгә бәя бирәләр, бу да осталыкка, камилләшергә бер этәргеч булып тора, профессиональ үсешкә ярдәм итә.
-Узган ел театрда яңа сценограф Валерий Яшкулов эшли башлавын беләбез. Аның турында да берничә сүз ишетәсе килә...
-Дөрестән дә, ул безнең өчен зур табыш, хәзинәгә тиң булды, ник дигәндә, без күптәннән профессиональ сценографсыз, рәссамсыз тилмердек. Ул бик дәрәҗәле шәхес - РФның һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, аның тәҗрибәсе, фикер йөртүе, зәвыклы күзе безгә бик ярдәм итә. Узган ел Ренат Әюпов белән бергә "Абзыйның төше" спектаклен эшләделәр, бу аның безнең театрда аның дебюты булды. Хәзер без аның белән премьера спектаклен әзерлибез, "Каракүз" спектакленең сценографиясен дә ул ясый. Яңа елдан соң мин Эсфир Ягудинның "Китмәскә килгән кошым" әсәрен сәхнәләштерәчәкмен, бу яшьләрчә, комедия булачак.
-Иҗат мәйданы беркайчан да буш тормаска тиеш. Бу нисбәттән, театрга яшьләр киләме? Кемнәр алар?
-Быел театрга дүрт артист килде: берсе - Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, калганнары Алабуга мәдәният көллиятеннән килделәр. Хәзерге яшьләрнең белем дәрәҗәсе югары, фикерләү сәләте көчле. Берәүнең дә уку йортыннан чын артист булып чыкканы юк, рольләр аша, эшли-эшли остарырлар, уңышка ирешерләр әле.
-Әңгәмә башында Сез Казанга гастрольләр турында әйттегез. Сезон дәвамында тагын кайсы урыннарга бару планлаштырыла?
-Ел саен без Яңа ел бәйрәмнәре узгач гастрольләргә чыгып китәбез. Быел исә без сезон башланганчы ук эшкә керештек, "Сөннәтче бабай" спектакле белән республикабызның байтак районнарында булдык.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, яңа сезонда зур иҗади уңышлар телибез Сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев