Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

"Тапшырылмаган хатлар"ны телевизор экраннарында күрәчәкбез

Декабрь ахырында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильм дөнья күрәчәк. Аны беренчеләрдән булып «ТНВ» каналы тамашачыларына тәкъдим итәргә җыеналар. Бу повесть беренче тапкыр 1935 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Г.Кутуйның хатыны Галимә Кутуева үз хатирәләрендә «Тапшырылмаган хатлар»ны гаилә истәлекләренә бәйле, дип белдергән. Ягъни Гаделша агай Кутуев эпистоляр...

Декабрь ахырында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильм дөнья күрәчәк. Аны беренчеләрдән булып «ТНВ» каналы тамашачыларына тәкъдим итәргә җыеналар.
Бу повесть беренче тапкыр 1935 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Г.Кутуйның хатыны Галимә Кутуева үз хатирәләрендә «Тапшырылмаган хатлар»ны гаилә истәлекләренә бәйле, дип белдергән. Ягъни Гаделша агай Кутуев эпистоляр повестен үз тормышында булып узган вакыйгаларны, реаль кешеләрне күзаллап иҗат иткән булып чыга.
10 сентябрьдә төп эшкә - кино төшерергә тотынганнар. Аны Биектау районының Зур Кавал, Арча районының Наласа авылларында, Кама Тамагында төшергәннәр. Ә шәһәр эпизодлары Казанда эшләнелгән. Фильмны шушы районнарга барып күрсәтү дә планлаштырыла.Фильмда барлыгы 50дән артык актер катнашкан. Шуларның 20гә якыны - балалар. «Тапшырылмаган хатлар»да тамашачылар Ришат Әхмәдуллин, Айдар Сөләйманов, Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһанша кебек һәркемгә таныш артистлар уенын күрә алачак.
Фильмның продюсеры Фәрит Галиев әйтүенчә, «Тапшырылмаган хатлар»ны үз эшенең чын осталары эшләгән. Сценарий авторы Дан Дамаскин һәм аның тормыш иптәше, фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин - илкүләм билгеле проектлар әзерләгән кешеләр. Куючы-режиссер Рөстәм Рәшитов сүзләренә караганда, фильм «заманчалаштырылган», ләкин тарихка зыян килмәгән.
«Ак чәчәкләр»дән аермалы буларак, Кутуй әсәренә кино өлкәсенең профессиональ белгечләре җәлеп ителгән. Фильм кыска вакыт эчендә эшләнелсә дә, актерларны туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан, татар фильмында төшәргә дип күрше республикалардан да килүчеләр булган. Кино тасмасында барлыгы 80 локация кулланыла (80 урында төшерелгән).
Заманында дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән әсәрдә гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре һ.б. калку чагылдырыла. Боларның барысын да XXI гасыр кешесе күңеленә үтеп керерлек итеп тасвирлап бирү, сүз дә юк, катлаулы хезмәт. Хатын-кызның хатларда чагылдырылган эчке кичерешләрен, бүгенге көндә гүзәл затларның җәмгыятьтә тоткан ролен төп рольне башкаручы Г.Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова ни дәрәҗәдә ачып бирә алыр? Карарбыз, күрербез.
Проектның бюджеты 3 миллионнан артып киткән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә кино төшерүнең бер көне генә дә 1 млн сум тәшкил итә, ди кино белгечләре.
«Тапшырылмаган хатлар» «Татарстан-Яңа гасыр» каналында декабрь азакларында тәкъдим ителер дип көтелә.
«2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы кысаларында төшерелгән фильм 4 сериядән торачак. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы финанслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"