Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

"Татар егете – 2016” бәйгесе җиңүчесе билгеле

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында Татарстанның урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында "Татар егете - 2016" исеме өчен көрәш бик кызу барды. 22 егет арасыннан финалга бары тик 10 егет кенә чыкты. Финалда аларның борынгы милли киемнәрне танулары, күлмәккә төймә тага алу осталыклары, җырга, биюгә...

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында Татарстанның урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында "Татар егете - 2016" исеме өчен көрәш бик кызу барды.

22 егет арасыннан финалга бары тик 10 егет кенә чыкты. Финалда аларның борынгы милли киемнәрне танулары, күлмәккә төймә тага алу осталыклары, җырга, биюгә сәләтләре сыналды. Нәтиҗәдә, Арча педагогия көллияте студенты Рифат Сафинга тиңнәр булмады: "Татар егете - 2016" исеменә ул лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Лениногорск һәм Казан уку йортлары студентлары бүлеште. Минзәлә педагогия көллияте студенты Илнур Дмитриев һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Динар Галиуллин да яхшы әзерлек күрсәттеләр, финалда көндәшләре белән лаеклы көрәштеләр. Финалга чыга алган башка егетләр белән берлектә алар да номинацияләрдә бүләкләнде. Җиңүчеләр һәм номинантлар татар егетен бизәп торучы төп баш киеме - түбәтәй, акчалата премия һәм ТР Мәгариф һәм фән министры кул куйган диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"