Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

"Татар кызы – 2015" бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

Бүген Минзәлә педагогия көллияте базасында узган "Татар кызы - 2015" бәйгесенең йомгаклау өлешендә бәйгедә катнашкан 36 кыз арасыннан сайлап алынган иң уңган, иң булган, иң сөйкемле 13 кызы үзара көч сынашты. Финалда аларның татар хатын-кыз киемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, нәзек итеп камыр җәюләрен һәм токмач кисүләрен тикшерделәр һәм үзешчән сәнгатьтә...

Бүген Минзәлә педагогия көллияте базасында узган "Татар кызы - 2015" бәйгесенең йомгаклау өлешендә бәйгедә катнашкан 36 кыз арасыннан сайлап алынган иң уңган, иң булган, иң сөйкемле 13 кызы үзара көч сынашты. Финалда аларның татар хатын-кыз киемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, нәзек итеп камыр җәюләрен һәм токмач кисүләрен тикшерделәр һәм үзешчән сәнгатьтә сынап карадылар. Кызлар һәр сынауда үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр, җиңеп чыгу өчен көчләрен кызганмадылар. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

"Татар кызы - 2015" исеменә Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Рания Галәлетдинова лаек булды.

Икенче урында - Казан педагогия көллияте студенты Ралия Низамиева, өченчедә - Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты - Илүсә Мөхәмәтгалиева.

Конкурстан тыш катнашкан Минзәлә урта һөнәри уку йорты студентлары арасында да урыннар билгеләнде. Беренче урында педагогия көллияте студенты - Регина Гардисламова, икенчедә - медецина училища/техникумы студенты Алия Асылмәрданова, өченчедә -авыл хуҗалыгы техникумы студенты - Алия Сәрварова. Җиңүчеләргә һәм номенантларга ТР Мәгариф һәм фән министрының дипломнары һәм мактау кәгазьләре, премияләр һәм спонсорларның бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук Алия Сарварова безнең сайтта уздырылган конкурста да иң күп тавыш җыйды. "Татмедиа" АҖ филиалының "Минзәлә" мәгълүмати-мөхәррият үзәге һәм Боз сарае җитәкчелеге аңа сертификатлар тапшырды.

"Татар кызы - 2015" бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

Также видео:

Торжественное открытие республиканского конкурса "Татар кызы - 2015" в Мензелинске

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


"Татар кызы – 2015" бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"