Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә районында булды

Фәрит Мөхәммәтшинның визиты Әтрәкле авылыннан башланды. Аның катнашында Әтрәкледә модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Тантананы ачканда район башлыгы Айдар Салахов Президент программасы нигезендә төзелгән әлеге ветеринария пункты, ремонтланган фермалар, башка обектлар өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Минзәләлеләр Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүенә зур бүләк ясады. Фәрит Мөхәммәтшин...

Фәрит Мөхәммәтшинның визиты Әтрәкле авылыннан башланды. Аның катнашында Әтрәкледә модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Тантананы ачканда район башлыгы Айдар Салахов Президент программасы нигезендә төзелгән әлеге ветеринария пункты, ремонтланган фермалар, башка обектлар өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Минзәләлеләр Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүенә зур бүләк ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзен нәкъ шул хакта башлады. 100 мең тонна ашлык суктырган минзәләлеләргә рәхмәтен белдерде:

- Игеннәр яхшы уңыш белән сөендерә, игеннәрнең 75 процентын җыеп алгансыз, бүген 100 мең тонна ашлык җыеп алуга ирешкән минзәләлеләр, иген уңышы өчен көч куйган авыл эшчәннәренә ТР җитәкчелеге исеменнән бик зур рәхмәт.

Яңа ветеринария пункты белән сезне тәбриклим, бик кирәкле объект. Авыл хуҗалыгы, авыл тормышы бик бәйле мондый объектларга, шәхси хуҗалыгында мал асраучыларга мондый һөнәри ярдәм бик кирәк, яңа ветеринария пункты малларның санын тагын да арттыруга этәргеч бирсен. Уңышлар сезгә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аннары парламент җитәкчесе шушы ветеринария пункты мөдире Илгизәр Камаловка яңа җиңел автомобиль "Лада-Гранта" ачкычын тапшырды.

Әтрәкле зонасына дүрт - Әтрәкле, Николаевка, Иркәнәш, Яңа Маҗын авыл җирлекләре керә. Әлеге ветеринария пункты шушы җирлекләрдәге 18 авылга, шулай ук "Николаевское" һәм "Заиковский" хуҗалыкларына хезмәт күрсәтәчәк. Аларда 4500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Биредә ветеринарларга эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин "Заиковский" хуҗалыгының товарлыклы-сөтчелек фермасында булды. Биредә кунаклар республика программалары нигезендә төзекләндерелгән, сафка бастырылган производство торакларын карады, терлекчеләр белән очрашты, аларның хәл-әхвәлләрен белеште. Фәрит Мөхәммәтшин белән аралашканда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова районда ресурс үзәгенең кирәклеге хакындагы фикерен җиткерде.

Аннары ул "Татавтодор" АҖнең Минзәлә филиалы (җитәкчесе Марат Сәмигуллин) тарафыннан күптән түгел генә төзелгән Калтак-Филимоновка юлыннан барып, Калтак авылында яңа сафка баскан модульле ФАПны тантаналы ачуда катнашты.

Әлеге ФАП районда соңгы елларда яңа ачылган унберенчесе. Моның өчен калтаклылар ТР Президенты Р.Миңнехановка рәхмәтләрен алкышлар белән белдерделәр.

Биредә район башлыгы Айдар Салахов калтаклыларга күптән түгел үткән Семык бәйрәмендә юллар төзү, яңа ФАП, клуб кирәклеге турында гозерләрен җиткерүләрен исләренә төшерде.

- Юлның төзелүен үз күзләрегез белән күрдегез, яңа ФАП сафка басты, якын елларда клуб та булыр, - диде.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Әтрәкледә үткән җыенда катнашты. Җыенга республика министрлыклары, ведомство җитәкчеләре һәм вәкилләре килгән иде. Биредә район башлыгы Айдар Салахов районда тормышка ашырылучы 30 дан артык республика программасы эшләвен әйтеп үтте:

-Бүген кыр эшләре белән таныштык. Август ае шундый ай- шушы көннәрдә гадәттәгечә халык белән очрашып, башкарылган эшләрне карап, танышып йөрибез, дип башлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин. Аннары ул җыенда катнашучыларга соңгы елларда республикабызда башкарылган эшләр, дөнья күләм үткәрелгән чаралар, Татарстандагы иҗтимагый-сәяси тормыш турында сөйләп үтте.

-Минзәләдә дә шактый күп объектлар үсеп чыкты, шул рәвешле республика үсешенә һәрбер район үз өлешен кертә. Минзәләлеләр дә алар арасында, бик матур эшлиләр, дус яшиләр. Болар сезнең тырышлыгыгыз, олы хезмәтегез, - диде ул.

"Дума сайлаулары безнең республикабызның сәяси системасы өчен зур әһәмияткә ия. Үзебезнең асыл егетләребезне, кызларыбызны сайлый алсак, алар республикабызда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырта алырлар иде", диде Фәрит Мөхәммәтшин. Җыенга килгән халык Фәрит Мөхәммәтшинга алда хәл итәсе проблемаларны җиткерде: Әтрәкледә балалар бакчасы өчен бина, шәһәрдә тагын бер яңа балалар бакчасы кирәклеген, балалар поликлиникасын, Садакта мәктәп төзү зарурлыгын әйттеләр.

Җыенда катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина үзенең чыгышында болай диде:

-Мин сезнең белән сөенәм, чөнки сезнең авылар үсә, яңара, яңадан яңа объектлар үсеп чыга. Мин үземнең Татарстан командасы әгъзасы булуым белән горурланам. Авыл кешесе, фермер, авыл интеллигенты - дәүләтебезнең нигезе булып тора. Без федераль программаларда катнашырга ирешәбез. Безнең көчле команда барлыкка килде.Без бердәм, бер гаилә булып яшибез. Без барысын да булдырабыз. Киләчәгебез өчен, балаларның киләчәге өчен барысын да эшләрбез, зур гаиләбездә тынычлык булсын, ирешелгәннәрне саклыйк, үстерик, бергә булыйк, бердәм булыйк, диде ул.

Бу көнне районда тагын бер социаль объект куллануга тапшырылды. Иркәнәш авыл җирлеге кешеләре сәламәтлеген ныгыту өчен бүгеннән башлап Кызыл Төбәк авылында сафка баскан яңа ФАПка мөрәҗәгать итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"