Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар башланды

16-18 март көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 1996-1998 елда туган яшүсмер егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлары башланып китте. 16 март көнне ярышларга килгән нәр үлчәнделәр, тренировкалар үткәрделәр, шулай ук мандат комиссиясенең утырышы булып узды. Бу беренчелектә 14 үлчәү авырлыгында 18 районнан 110 яшүсмер һәм...

16-18 март көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 1996-1998 елда туган яшүсмер егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлары башланып китте. 16 март көнне ярышларга килгән нәр үлчәнделәр, тренировкалар үткәрделәр, шулай ук мандат комиссиясенең утырышы булып узды. Бу беренчелектә 14 үлчәү авырлыгында 18 районнан 110 яшүсмер һәм кыз катнаша, ә безнең Минзәлә районы командасыннан 35 егет һәм кыз билбау көрәшендә катнашырга теләк белдерде. Ярышларда Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, халыкара категорияле хөкемдар Алмаз Заһретдинов һәм башкалар хөкемдарлык итәләр. Шулай ук бу ярышны турыдан туры интернет аша да карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"