Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә

13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла. (Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Зәй районында 13 кеше һәлак булган. Әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителә, күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла. Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба...

13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Зәй районында 13 кеше һәлак булган. Әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителә, күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"