Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тауасты Байлар авыл Сабантуе күңелләргә хезмәт дәрте өстәде

Тауасты Байлар авыл сабантуена килгән кунак - депутат Эдуард Кузнецов чүлмәк вату уенында катнашты һәм чүлмәктәге 11 мең сум акчаны авыл клубына бүләк итте. Башка елларда Тауасты Байлар авыл сабантуенда булганым юк иде. Авылның төньяк өлешендәге тау битендәге бик матур урында үткәрелә икән ул. Шушы мәйданга олысы-кечесен җыйды әлеге бәйрәм....

Тауасты Байлар авыл сабантуена килгән кунак - депутат Эдуард Кузнецов чүлмәк вату уенында катнашты һәм чүлмәктәге 11 мең сум акчаны авыл клубына бүләк итте.


Башка елларда Тауасты Байлар авыл сабантуенда булганым юк иде. Авылның төньяк өлешендәге тау битендәге бик матур урында үткәрелә икән ул. Шушы мәйданга олысы-кечесен җыйды әлеге бәйрәм. Авыл сабантуена Ходай тәгалә искиткеч көн бүләк итте, көн заказ биргән төсле шәп булды: күктәге кояш җылы нурлары белән йөзләрне иркәләсә, талгын гына исеп алган йомшак җил җиләслек биреп торды, якындагы шыпырдашып алган агач яфраклары тирә-юньгә сихри халәт өстәде.


Сабантуй татар милли киемнәре кигән, минзәләлеләргә яхшы таныш шушы җирлектәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ядкәр" фольклор ансамбленең чыгышы белән башланып китте.
Бәйрәмне Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев ачып җибәрде, һәркемгә кәеф күтәренкелеге теләде. Якташлары - район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев авыл сабантуенда катнашучыларны һәм кунакларны милли бәйрәмебез белән тәбрикләде.


Авыл хезмәтчәннәрен зурлау бәйрәме ул Сабантуй! Табыннарыбыз муллыгына үзләренең тырыш хезмәте белән өлеш кертүче мөхтәрәм игенчеләребезне, терлекчеләребезне хөрмәтләү ул! Шуңа күрә дә авыл хезмәтчәннәрен котлау, аларга бүләкләр тапшыру бәйрәмнең иң күркәм мизгеле. Бу көнне дә шушы җирлектәге "Органик Групп-Чулман" агрофирмасының "Байлар" хуҗалыгында тырыш хезмәт куючы дистәләрчә хезмәт алдынгыларының исемнәре яңгырады. Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев бүләкләрне тапшырганда аларның адресына җылы сүзләр әйтеп, һәркайсының кулын кысты.


Сабантуйларының әһәмиятле ягы тагын шунда, ул төрле уеннар, концерт программасы белән үрелеп бару өстенә, күпмедер дәрәҗәдә тәрбия чарасы да. Анда тырыш һәм намуслы хезмәт куючы мөхтәрәм кешеләр телгә алына, башкаларга үрнәк итеп куела. Бу көнне якташлары - район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев мәйдан уртасына шундыйларның берсен - күп еллар Тауасты Байлар мәктәбендә үсеп килүче яшь буынга физик тәрбия биргән укытучы Логиновны чакырды, күпьеллык тырыш хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.


Кызыклы уеннарны сабантуйга җыйналган халык йотылып тамаша кылды, кыюлыгы җиткән яше-карты, кыстаганны көтмичә, теләп катнашты. Ә оештырылган уеннарны хәтта санап чыгып бетерү дә мөмкин түгел. Сабантуйларга ел саен нинди дә булса яңа төр уеннар кертелми калмый. Биредә дә шулай булды. Шул ук вакытта борын-борыннан килгән уеннар һаман да әле сабантуй бизәге булып, бар кешенең игътибарын җәлеп итә. Шуларның берсе - чүлмәк вату. Биредә аның үзенчәлеге шунда: чүлмәк ватарга керүче иң башта чүлмәк астына сабантуй күчтәнәче - акча тыгып куя. Аннары күзе бәйләнгән килеш кулына колга алып чүлмәк ватарга тиеш. Кызыксынып карап тордым: уен байтакка сузылды. Ахырга таба райондашларга игелекле эшләре белән таныш булган депутатыбыз Эдуард Кузнецов чыкты. Ул чүлмәк астына 10 мең сум акча кыстырды. Күзен бәйләнгән килеш кулына колга алды һәм.. чүлмәкне ватып та куйды. Уенның тәртибе шундый:кем чүлмәкне вата, андагы акча да аныкы була. Ләкин депутат бу юлы да үзенең юмартлыгын раслады.


-Тауасты Байлар авыл клубына капремонт бара. Шуңа күрә әлеге акчаны шушы клубка бүләк итәм, -диде ул. Шулай итеп җыелган 11 мең сум акчаны ул авыл башлыгына тапшырды.


Менә шулай юктан да кызык табып, ямь кертеп, үзенчәлекле төсмерләр белән дәвам итте сабантуй. Авыл сабан туена халкыбызның танылган җырчысы Вадим Захаров үзенең төркеме белән менә дигән концерт программасы әзерләп килгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр аларның чыгышларын хозурланып карап утырды, ял итте. Авыл үзешчәннәренең, килгән кунакларның матур җырларын да халык алкышларга күмде.


Көрәш яратучылар мәйдан уртасында барган көрәшче егетләрдән күзен алмады. Сабантуйның баш батыры булып Илшат Гайнетдинов калды. Җиңүче көрәшчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Баш батыр традицион бүләкне - тәкәне җилкәсенә салды.


Шунысын билгеләп үтәсе килә: байтак сабантуйларда булган бар, барыбер дә аның ничек үтүендә сабантуйны алып баручының осталыгы зур роль уйный. Биредә танылган алып баручы, башкорт егете Мирхәт Гайсин сабантуйга җыелган халыкны җиде сәгатькә якын матур сөйләме, җор теле белән дәртләндереп, үзенең авызына каратып тотты. Алып баручыларга, сабантуйны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп таралышты һәркем сабантуйдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"