Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Техникумда семинар-киңәшмә

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында "Базар экономикасы үсеше шартларында аграр сәнәгать предриятиеләрендә профессиональ белгечләр әзерләүгә урта уку йортларының узара хезмәттәшлеге" дигән темага республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Әлеге семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасының урта уку йортлары директорлары, авыл хуҗалыгының зооветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, хуҗалыкларның, агрофирмаларның терлекчелек буенча директор урынбасарлары, экономика белгечләрекатнаштылар. Семинарның пленар утырышында кереш...

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында "Базар экономикасы үсеше шартларында аграр сәнәгать предриятиеләрендә профессиональ белгечләр әзерләүгә урта уку йортларының узара хезмәттәшлеге" дигән темага республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Әлеге семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасының урта уку йортлары директорлары, авыл хуҗалыгының зооветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, хуҗалыкларның, агрофирмаларның терлекчелек буенча директор урынбасарлары, экономика белгечләрекатнаштылар.

Семинарның пленар утырышында кереш сүз белән Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының профессионал белем бирү идарәсе начальнигы Илдар Яруллин чыкты. Аннары Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламлады. Урта профессиональ белем бирүне күтәрү юлының-гамәли квалификация күпфункцияле үзәге үсеше(Эльвира Фаттахова-Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы), "Камский бекон" җәмгыяте һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы хезмәттәшлеге үсеше переспективалары( Масур Салаватуллин- "Камский бекон" җәмгыятенең башкарма директоры),"Професиональ кадрлар әзерләүдә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә муниципаль районы аграр предприятиеләренең хезмәттәшлеге" турында( Минзәлә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең консультанты Илгиз Ханов), "Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән районыбызның "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы бәйләнеше" дигән темага шул хуҗалыкның финанс-экономика буенча директор урынбасары Наилә Хадиуллина,"Булачак белгечне беркетеп калдыруда эшнең уңышлы бару юнәлеше-кадрлар әзерләүдә практик ориентлашу" дигән темага( "Органик групп-Чулман" агрофирмасының терлекчелек буенча директор урынбасары Рөстәм Хадиев), "Кадрлар заказчысы- предриятие һәм уку йортлары узара бәйләнеше шартларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлар әзерләүдә сыйфатны күтәрү"(Ленар Хайбуллин-Минзәлә ветеринария берләшмәсе начальнигы), " Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә нәсел предприятиесенең узара бәйләнеше" дигән темага Евгений Куприянов доклад белән чыктылар. Соңыннан пленар утырышта Илдар Яруллин йомгак ясады. Аннары семинарда катнашучыларветеринария, зоотехния (Селэкс программасы), пешекчеләр буенча мастер-классларда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"