Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тормышның кадерен белегез

Нурлат районының Мөрәсә авылында туган, бүгенге көндә шәһәребездә, улы Замир, килене Мияссәрә тәрбиясендә яшәүче Идрис Мөхетдин улы Мөхетдиновка бүген 100 яшь тулды. Шул уңайдан аны район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, башкарма комитетның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова туган көне белән котларга килде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль...

Нурлат районының Мөрәсә авылында туган, бүгенге көндә шәһәребездә, улы Замир, килене Мияссәрә тәрбиясендә яшәүче Идрис Мөхетдин улы Мөхетдиновка бүген 100 яшь тулды.

Шул уңайдан аны район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, башкарма комитетның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова туган көне белән котларга килде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе Татьяна Мясникова сүзләренә караганда, районда 100 яшен тутырган 3 кеше яши. "Аларның һәрберсе дә хакимиятнең олы игътибар үзәгендә. Бәйрәм алдыннан гына түгел, бу өлкәннәребезнең һәр соравын хәл итәргә без әзер һәм бурычлы да. Шунысы сөендерә, алар беркайчан да зарлануны белми һәм йөз яшьлекләребез балалары, оныкларының җылы, игътибарлы тәрбиясендә", - диде ул.

Тормыш иптәше Разыя белән бергә 6 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның инде дүртесе генә исән. Башыннан ахырына кадәр Бөек Ватан сугышын кичергән, гомер буе биш вакыт намаз укыган, ураза тоткан Идрис ага 100 яше тулган көнне дә килгән кунаклар алдында Коръән укыды.

7 оныкның һәм 7 оныкчыкның яраткан дәү әтиләре Идрис Мөхетдиновның яшьләргә иң олы теләге - тормышта бернинди дә начар юлга басмыйча, кеше булып калсыннар һәм беркайчан да үз диннәреннән, үз илләреннән, үз халкыннан ваз кичмәсеннәр.

Әйе, шушы гомерендә бик күп авырлыкларны күргән 100 яшьлек Идрис ага тормышыннан зарланмый. "Алла сакласын, биргәненә шөкерана кылып яшәргә кирәк", - ди ил агасы.

Юбиляр турында тулырак "Минзәлә" район газетасының алдагы саннарыннан укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X