Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әтрәкле авылындагы Сабантуй (ФОТО)

Әтрәкле авылындагы Сабантуйга район башлыгы Айдар Салахов, башка бик күп кенә рәсми затлар килгән иде. Авыл сабантуена Татпотребсоюз җитәкчесе Мәхмүт Фаттахов, Росцентрсоюз департаменты җитәкчесе Дмитрий Светловта килгән иде. Авыл Сабан туен хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов ачып җибәрде, ул хуҗалыкта ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады. Айдар Салахов авыл Сабантуенда...

Әтрәкле авылындагы Сабантуйга район башлыгы Айдар Салахов, башка бик күп кенә рәсми затлар килгән иде. Авыл сабантуена Татпотребсоюз җитәкчесе Мәхмүт Фаттахов, Росцентрсоюз департаменты җитәкчесе Дмитрий Светловта килгән иде.

Авыл Сабан туен хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов ачып җибәрде, ул хуҗалыкта ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады.

Айдар Салахов авыл Сабантуенда катнашучыларны һәм кунакларны халкыбызның яраткан бәйрәме белән тәбрикләдеһәм "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фаттаховка авыл хуҗалыгында тырыш һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен РФ АПКның эштәге батырлыклары өчен медаль белән бүләкләде.

Һәр елдагыча, иң башта кыр алдынгыларын, терлекчелектә һәм башка тармакларда зур уңышларга ирешкән эшчеләрне котладылар. Кыр батыры булып 1100 гектар чәчү чәчкән Сергей Байбатыров танылды. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң иң кызыклы, мавыктыргыч уеннар башланды.

Мәйдан уртасында уздырылган уеннарда кеше өзелеп тормады;чүлмәк вату, кул көрәше, аркан тартышу, озын колгага менү, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда һәм башка бик күп төрле уеннерда катнашып халык күңел ачты.

Биредә быел беренче тапкыр "Заиковский" ҖЧҖ кубогына автомобильдә узушучылар ярышы үтте һәм алар стандарт һәм спорт машиналарында көч сынаштылар.

Стандарт машиналарда 18, ә спорт машиналарында 9 экипаҗ ярышты. Халык аеруча бу ярышны бик теләп карады. Стандарт машинасында Марсель Миңнеханов, ә спорт машинасында Рафаэль Фаттаховка тиңнәр булмады, алар икесе дә кыйммәтле бүләк һәм тәкә белән бүләкләнделәр. Мәүмүт Фаттахов авылның иң яшь кешесе Алмазга һәм иң карт кешесе Мосаллия апага бүләк алып кайткан иде, шуларны тапшырды.

Ә менә көрәш келәмендә 3-4 яшьлек балаларның көрәшүе-бәйрәмнең үзенчәлеге булып калды.

Әтрәкле авыл сабантуеның баш батыры булып Ришат Гайнетдинов калды.

Ә ат чабышында барлыгы 20гә якын җайдаклы ат катнашты.

Авыл сабантуена бик күп һәм дәрәҗәле артистларда килгән иде. Авыл үзешчәннәренең чыгышларын халык бик теләп карады, алкышларга күмделәр.

Әйе,бу чыннан да, кыр эшләре тәмамлангач, ихластан күңел ача, көч, дәрт җыя торган тантана булып калды күңелләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"