Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әтрәкледә Сабантуй гөрләде

Районыбызда иң беренче булып татар халык бәйрәме, зур Сабантуй Әтрәкле авылында үтте. Анда район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев һәм башка бик күп кенә рәсми затлар килгән иде. Әтрәкленең мәдәни ял паркындагы мәйданда авыл музее да ачылды. Аннары авыл Сабантуен рәсми төстә хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов ачып җибәрде,...

Районыбызда иң беренче булып татар халык бәйрәме, зур Сабантуй Әтрәкле авылында үтте. Анда район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев һәм башка бик күп кенә рәсми затлар килгән иде. Әтрәкленең мәдәни ял паркындагы мәйданда авыл музее да ачылды. Аннары авыл Сабантуен рәсми төстә хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов ачып җибәрде, ул хуҗалыкта ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады. Айдар Салахов авыл Сабантуенда катнашучыларны һәм кунакларны халкыбызның яраткан бәйрәме белән тәбрикләде. Кыр батыры булып 1545 гектар чәчү чәчкән Рамил Мингазов танылды.Авыл сабантуена бик күп һәм дәрәҗәле артистларда килгән иде. Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Азат Тимершәех, яшь җырчылар:Эльмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Динар Вәлиев, Ришат Шәйхетдинов һәм башкаларның, авыл үзешчәннәренең чыгышларын халык бик теләп карады, алкышларга күмделәр. Әтрәкле авылы сабантуеның баш батыры булып Чаллыдан килгән көрәшче Илдар Хәмитов калды.

Фотоларны биредә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"