Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Әтрәкледә семинар

Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов Әтрәкле авылындагы тарихи-мәдәни үзәктә Сабантуй бәйрәме узачак мәйданны күрсәтте, эшләнгән эшләр турында бәян итте. Бу хакта ул Әтрәкле авылындагы семинард катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына һәм район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Мирзанур Мингазов, Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча участок уполномоченныйлары...

Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов Әтрәкле авылындагы тарихи-мәдәни үзәктә Сабантуй бәйрәме узачак мәйданны күрсәтте, эшләнгән эшләр турында бәян итте.

Бу хакта ул Әтрәкле авылындагы семинард катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына һәм район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Мирзанур Мингазов, Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы Илназ Галиев, янгын сүндерү күзәтчелегенең Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча баш дәүләт инспекторы Альберт Тимерхановларга сөйләде. Район башлыгы Айдар Салахов җирлек башлыклары алдында торган бурычларга тукталды. Шулай ук алар янгынга каршы хәбәр итү системасының ничек оештырылуын һәм җирле музейны да карадылар. Мирзанур Мингазов агачлар утырту, урман полосаларын чистарту, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары турында сөйләде. Илназ Галиев авыл җирлекләрендә ирекле халык друҗиналары һәм участок упономоченныйлары полиция эше турында да ассызыклап үтте. Альберт Тимерханов коену сезонына әзерлек һәм янгынга каршы чаралар турында аңлатты. Камил Нәҗмиев семинарны йомгаклап милли бәйрәмебез "Сабантуй-2016" ны шәһәребездә һәм авыл җирлекләрендә тиешле югарылыкта үткәрергә кирәклегенә басым ясады, авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, хокук саклау, төзекләндерү, авыл халкында әйләнә-тирә мохиткә булган игътибарны арттыру, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, урамнарны чиста тоту, территорияләрдә законсын чүплекләр булмасын, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"