Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тәрәзәсеннән аерылып тора

Кичә районыбызда комбайннар парады, ягъни урып-җыюга техникаларның 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте. Әзерлекне бәяләү Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә башкарылды. Комбайннарның, башка төр техниканың әзерлегеннән тыш, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының һәм ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, механизаторларны...

Кичә районыбызда комбайннар парады, ягъни урып-җыюга техникаларның 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте.

Әзерлекне бәяләү Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә башкарылды. Комбайннарның, башка төр техниканың әзерлегеннән тыш, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының һәм ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре, механизаторларны кызыксындыру чаралары тикшерелде. Ә инде хезмәткә түләү мәсьәләсенә килгәндә узган елгы расценкалар буенча түләнәчәк.Урып-җыюны югалтуларсыз һәм хәвеф-хәтәрсез кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен мөмкин кадәр күбрәк комбайннар кирәк. Район хуҗалыкларында комбайннарның уракка әзерлеге ни хәлдә соң?

Әлеге уңайдан районның 7 мәйданчыгында комбайннар парады үтте. Комбайннар парадында хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда һәр комбайн җентекләп тикшерелде. Комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, сигнал бирү чараларының төзеклеге, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч, эчке сугу, җилгәрү өлешләре, аптечкаларның булуы игътибар үзәгенә алынды. Иләк, ахырдан саламны тураклап сиптерү өчен пычакларның үткенлеге дә күздән кичерелде. Комбайннарны урында суктырып карадылар, бу инде урак барышында икмәкләрнең басуда коелып калмавын, саламны ни дәрәҗәдә тураганлыгы өчен дә кирәк. Бөртек җыю техникасының әзерлеген билгеләүдә аның герметиклыгына игътибар бирелде.Гомумән без комбайнчы һөнәренең популярлаша баруына ышанып кайттык. Механизаторсыз бер генә техника да юк. Әле "Органик групп Чулман" ҖЧҖнең Тәкермән хуҗалыгында комбайнчы булып эшләүче Венера Бикмухаметованы да күрдек. Ул хатын-кыз булуына карамастан 2003 елда чыккан иске генә ДОН-1500 комбайнын иярли, комбайны ялт итеп тора, тәрәзәләренә шторларга чаклы элгән.

Комбайннарны карап чыкканнан соң нәтиҗәдә 100 мөмкинлектән 98 баллл җыеп"Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгына-беренче, 95 балл җыйган" Органик групп Минзәлә"ҖЧҖнең Якты юл хуҗалыгына-икенче урын бирелде. "Заиковский" "Мензелинские зори" агрофирмасының Николаевка, Калморза, "Органик групп-Чулман" ҖЧҖнең Вахитов хуҗалыгы уракка яхшы әзерләнгәннәре билгеләп үтелде.

Нурлыгаян Нәбиев:

  • Комбайнчыларыбыз быелгы уракка бик җитди әзерләнгәннәр. Быелгы ашлык уңышы узган елдан ким булмаячак. Һава шартлары уңай килеп, уңышны вакытында җыеп алырга язсын.

Сан

Быел районыбыз кырларында барлыгы 91 кыр корабы эшләячәк, район буенча 52106 гектар игеннәрне суктырырга кирәк, бер комбайнга уртача 606 гектар мәйдан туры килә. Уракта катнашучы комбайнның берсе генә ватылып торса да киеренкелек нык арта дигән сүз."Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында ул 300 гектар туры килсә, "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгында көчәнеш бер комбайнга мең гектардан артык.Районыбызда эшләүче һәр комбайн бер көнгә 20гектар мәйданнан уңыш җыеп алса да, урып җыю кампаниясе 30 көнгә сузылачак. Шөкер, кырларда икмәк бар, әмма җиңел суларга иртәрәк әле.Һава торышы ничек килер, яхшы уңыш җыеп алыр өчен сыйфат белән эшләргә кирәк.

Безнең белешмә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, идарәнең маркетинг, җитештерү бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев, идарәнең белгечләре, "Агро көч" ЯАҖ төркеменең механизация бүлеге начальнигы Фәрит Хәкимов, ФГБУ "Россельхоцентр"ның Татарстан Республикасы буенча филиалының начальник урынбасары Рафис Хабибуллин, агрофирманың директорлары һәм белгечләре катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"